Түләүләр артуга һава торышы гына сәбәпчеме?

Гыйнвар аена торак-коммуналь түләүләр өчен килгән квитанциядән ризасызлык белдерүчеләр, җылылыкка бәянең артуыннан зарланучылар күп булды. Зарлар әле дә тынмады. Матбугат очрашуында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белән Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов бәянең ни өчен артуын аңлаттылар.

Җитәкчеләр кистереп әйтте: тариф артмады. Ә түләүләр артуга салкын һава торышы сәбәпче. Гыйнвар квитанциясенә декабрьнең берничә көне керүен дә истә тотарга кирәк.

– Элек җылылык өчен тотылган күләмне 12 айга бүлеп түләдек. Хәзер инде җәй айларында җылылык өчен берәү дә түләми. Кышкы чорда исә түләү, күпме тотыла, шуны исәпкә алып формалаша, – диде Алексей Фролов. – Йортларда җылылыкны көйләүче җиһаз торса, бәя шул саннарга карап  куела. Әгәр андый җиһазлар юк икән, норматив буенча билгеләнә. Халык айның 23енә кадәр исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыра. Калган 7 көн киләсе айда исәпләнә. Идарәче оешмалар тапшырылган күрсәткечләргә карап бәя исәпли.

Салкын көннәрдә җылылыкны тоту күләме Чаллыда – 30, Казанда 27 процентка арткан. Шуның белән бергә бәя дә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җылылык өчен бәя артуны җылылыкның күп тотылганына бәйләп аңлатты. Әмма кулындагы квитанциядә берничә мең сумлык аерма күргән кеше нишләргә тиеш? Андыйлар шактый күп. Казанның  Әмирхан урамында яшәүчеләрдән дә, Имәнлек урамыннан да зарлар күп килде. Халык кинәт кенә җылылык өчен бәя артуына шакката. Ә менә Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов сүзләренә караганда, аптырыйсы юк. Халыкка аңлату җитми, ди ул.

– 2021 елда безгә түләүләр буенча 3 мең мөрәҗәгать килде. 1 меңнән артык тикшерү уздырдык. 67 кимчелек табылды. Халыкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен дөрес исәпләнмәгән 6 миллион сум акча кире кайтарылды, – ди ул. – Чаллы буенча да тикшерү уздырдык. Анда бер кимчелек тә табылмады. Бары тик фатирда тормыйча, җылылыкны сүндереп китү очраклары гына ачыкланды. Бер йортта яшәүчеләр, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә авырлык китерә. Берәүләр өйләрендәге шәхси җылыту казаннарын сүндереп куя да китеп бара. Сүз дә юк, йортны җылытучы түли инде.

Алексей Фролов йортларга куела торган җылылыкны көйләү җиһазы хакында да сөйләде. Ул йортның подвалында урнаша. Исәпләгечнең күрсәткече автомат рәвештә ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга китә. Ә менә яңа төзелә торган йортларда җылыны фатирда ук көйләп була икән. Төзүчеләр һәр батареягә  махсус җиһаз куя. Аның ярдәмендә температураны үзең теләгәнчә көйли аласың.

Әгәр фатирда җылы булмаса, нишләргә? Сергей Крайнов әйтүенчә, норматив буенча, һәр фатирда 20–24 градус җылы булырга тиеш. Салкын икән, бу хакта иң элек идарәче оешмага җиткерергә, алар берни эшләмәгән очракта, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул да квитанциядәге бәя сикерешен гыйнвар аендагы салкын көннәргә бәйләде.

– Тарифлар җәй көне арта бит. Тик ул чакта җылылык кирәкми. Шуңа да кеше аз суммага ияләшә. Салкыннар башлануга, тотылган җылылык күләме арта да кинәт бәя күтәрелеп китә. Шул вакытта аерма сизелә башлый, – ди ул. – Тәҗрибәдән чыгып әйтә алам: күп очракта кешеләр аңлап бетерми. Кулланучы апрель аенда тоткан җылылык  күрсәткечен май аенда идарәче оешмага тапшыра. Түләү июнь аенда килә. Менә шуннан соң башлана инде идарәче оешманы сүгү, дөрес исәпләмәгәннәр дип зарлану. Тикшерә башлагач, барысы да тәртиптә икәнлеге ачыклана.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү