Законсыз эшләүчеләргә көн бетә

Легаль булмаган мигрантларга һәм Россия законнарын бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк. Аларны хәтта илдән куарга мөмкиннәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдергән.

«Легаль булмаган миграция эшчәнлеге, шул нигездә җинаятьчел бизнес коручыларга җитди чаралар күрелергә тиеш. Теләсә нинди экстремизм чагылышы, законсыз хезмәт эшчәнлеге буенча Россиядән куу һәм киләчәктә илгә кертүне тыю турында кичекмәстән карар кабул итәргә кирәк», – дигән Президент. Аның әйтүенчә, Россия законнарны үтәүче чит ил кешеләренә шат. Андыйларга кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырыла.


Фикер өстәү