Йортны ничек теркәргә?

Йорт-җиргә кагылышлы берничә соравым бар иде. Шәхси йортны теркәү өчен эшне нидән башларга, нинди документлар кирәк икән? Җир участогын бүлеп алмыйча гына үз өлешемне башка кешегә сата яки бүләк итә аламмы? Кирәксенмәгән очракта мин җир участогыннан ничек баш тарта алам?

Галия Саттарова. Казан

Галина Галиуллина, Росреестрның Татарстандагы идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе:

– Әгәр йортыгыз салынган җир участогы шәхси йорт төзелеше, хуҗалык алып бару, бакча үстерү өчен билгеләнгән икән, аны гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни дача амнистиясе буенча теркәргә була. Моның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул техник план әзерли. Аннан соң 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләп, милек хокукын теркәү өчен теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук белдерү тәртибе белән эшләргә дә була. Башта төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында башкарма хакимият органына хәбәр итәсең. Төзелеш объектының яраклылыгы турында хәбәр алгач, техник план һәм дәүләт пошлинасы түләү турындагы документны алып, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәсең.

101-ФЗ номерлы законның 12 маддәсендә әйтелгәнчә, җирне бүлеп алмыйча гына үз өлешеңне шул ук җирдә өлеше булган кешегә яки, өлештә булып, шул җирдән файдаланучы крестьян-фермер хуҗалыгына сатарга яки бүләк итәргә мөмкин. Әгәр сатып алучы яки бүләк кабул итүче өлештә тормаса, аларга җирне бүлеп алганнан соң гына сатарга яки бүләк итәргә була.

Җиргә милек хокукын туктату буенча дәүләт теркәве узар өчен милек хуҗасына гариза язу да җитә. Җиргә хокук теркәлгән булса, өстәмә документлар кирәкми.


Фикер өстәү