Татарстанда йортларга бушлай газ кертәләр

Татарстанда теркәлгән йортларны газлаштырып бетерү буенча төбәк штабы оештырылган. Президент Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган. Штаб дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының «Газпром трансгаз Казан» (проект операторы) компаниясе белән газлаштыру буенча эшен  җайга салу өчен оештырылган. Аңа Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.

2021–2023 елларга социаль газлаштыру программасына 9,3 мең йорт кертелгән. Моның өчен 3,9 миллиард сум күләмендә акча чыгымы күздә тотыла.  Газны җир кишәрлегенә кадәр сузу – бушлай. Быел шул рәвешле 8,5 мең йортны газлы итү планлаштырыла.


Фикер өстәү