Хыялдагы йортны ничек салырга?

Йорт салуның ние бар: мүклисе дә чутлыйсы, ди халык. Әйтүегенә җиңел. Башыңа төшсә, йорт салуның мүкләү беләнчутлаудан тыш та дөнья кадәр мәшәкате килеп чыга. Әмма үзөе турында хыялланган кешене бу авырлыклар гына туктатаалмый, билгеле. Хыялдагы йорт баш бәласенә әйләнмәсенөчен, эшне нидән башларга? Башкаладагы танылган төзелешоешмасы җитәкчесе Ильяс ГЫЙМАДОВ белән өй салуныңнечкәлекләре турында сөйләштек.

:: Ильяс Фәизович, «коронавируслы» бүгенге тормышыбыздакүп кенә тармакларда торгынлык күзәтелә. Сез хезмәт куйгантөзелеш өлкәсендә хәлләр ничегрәк? Йорт салуга ихтыяҗкимедеме? Әллә бар да элеккеге тәртиптә барамы?

Бүген безнең барлык объектларда эш бара. Шуңа күрә хәзергевазгыять безгә начар тәэсир итте дип әйтеп булмый. Сез әйткән«коронавируслы» тормышның безнең өчен бер уңай ягы да булды. Әле кайчан гына: «Фатир алсам яхшырак булырмы? Әллә индейорт салсам хәерлерәкме?» – дип баш ваткан кешеләрнең күбесехәзер үз йортың белән яшәүнең яхшырак икәнлеген аңлады. Пандемия чоры вакытны шәһәр фатирындагы дүрт стена арасындауздырганчы, аны үз йортыңда эш һәм ял белән файдалы итепүткәрүең мең өлеш артык икәнлекне күрсәтте. Шул рәвешле соңгыарада йорт салуга ихтыяҗ артты. Әмма шул ук вакытта бу хәлгә аякчалучы бер тискәре күренеш тә бар. Хәзерге икътисадибилгесезлек шартларында кеше: «Алга таба ни булыр?» – дип баш вата. Берәүләрнең йорт төзү өчен кулда җыйган акчасы булса, икенчеләрнеке җитеп бетми. Алар кредит алырга, ипотека рәсмиләштерергә тели. Әмма шушы билгесезлек аркасында кешеҗитди карар кабул итәргә куркып тора.

:: Йорт салуны нидән башларга?

Йорт салуны иң элек бюджет барлаудан башларга кирәк. Хәзергевакытта кулыгызда күпме акча бар? Җитеп бетмәгән өлешен кайданалып була? Ипотека рәсмиләштерергәме? Бәлки, берәр милкегезне, әйтик, фатирыгызны сатарга куйгансыздыр да шуның уңышлыгына сатылуын көтәсездер? Әнә шушы сорауларга төгәл җавапалгач, курыкмыйча төзелеш эшенә дә тотынырга мөмкин. Җирурыны булмаган кеше алдагы эш итеп участок сатып ала. Йортныңзурлыгы, кайда урнашачагы, эчке ремонт һәм җиһазларның ниндибулачагыбарысы да шушы матди мөмкинлектән чыгып сайлана. Күп кеше акча санамыйча гына эшкә тотына. Араларында бөтенбулган акчасына җир кишәрлеге алып куеп, шуны фәлән еллар буе салып бетерә алмау­чылар да очрый. Өйне артык зур итеп күтәреп, аны ахыргача төзеп бетерү, ремонтлау өчен акча таба алмыйчайөрүчеләр дә бар. Моның бернинди кызыгы да юк.

:: Йортны проект ясатмыйча гына төзү нәрсәсе беләнкуркыныч?

Проектсыз салынган йортның киләчәктә бик күп мәшәкате килепчыга. Аннан башка сез, иң беренче чиратта, төзелешкә күпме акчакитәчәген чамалый алмыйсыз. Проект булмаса, йортның ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшереп, контрольдә дә тотып булмый. «Болай булуын, тегеләй булуын телим» дип кенә төзелгән йортхуҗалары соңрак ишек-тәрәзәләр дөрес куелмаган, вентиляция дөрес эшләми һ.б. дип зарлана. Үземнең нәрсә төзиячәгемне төгәлбеләм дигән ышаныч белән йортны проектсыз гына төзи башлаганочракта да сезгә көне-төне төзелеш эшендә катнашырга туры киләчәк. Бүген проект ясатуның уртача хакы – квадрат метры 200 сумнан исәп­ләнә.

:: Йорт төзеләчәк урынны ничек сайларга?

Йорт билгеле бер урында урнашырга тиеш дигән конкрет таләпюк. Иң мөһимеул сазлыклы урында яки үзәнлектә урнашмасын. Биредә коммуникацияләр булуга да игътибар итәргә кирәк. Йортсалыначак җир урыны тигез булса, аны тигезләү өчен өстәмәчыгымнар таләп ителмәячәк. Булачак күршеләрегез белән танышыпчыксагыз да комачау итмәс.

:: Бүген йортларны нинди генә материалдан төземиләр. Кирпеч, агач, бетон, каркас һ.б. Сез үзегез кайсы материалдантөзелгән йортларны яхшырак дип саныйсыз?

– Мин таш өйгә өстенлек бирәм. Үземә дә, туганнарыма да шундыййорт төзедек. Ни өчен дигәндә, бу материал иң беренче чираттабалчык. Үзе экологик яктан чиста. Стеналар «сулагач», кирпеч йортэчендәге микроклимат та яхшы була. Каркас өйләр безнең табигатьшартларын истә тотып төзелгән йортлар түгел. Табигыйматериаллардан төзелмәве дәзур кимчелек. Күпләр агач йорточсызга чыга дип саный. Чынлыкта исә яхшы сыйфатлы агачтансалынган йорт кирпеч өйгә караганда да кыйммәткә төшә. Эчтән-тыштан махсус чаралар ярдәмендә эшкәртелгәч, экологик яктанфайдасы да калмый диярлек.

:: Үзлегеннән йорт салырга алынучылар, гадәттә, эшне бүлепэшли. Бер елны фундамент сала, икенче елны стенасынкүтәрә, өченче елга түбәсен яба. «Йортны төзи башлаганымаун ел, әле һаман башка чыга алмыйм», – диючеләр дә бар. Йортны шул рәвешле салу техник яктан дөресме? Бу аныңсыйфатына, ныклыгына начар йогынты ясамыймы? Әйтик, шул ук фундаментны бер ел алдан салып кую дөресме?

Иң элек шунысын искәртим: фундамент бер ел торырга тиешдигән сүзуйдырма. Акча җитмәү, мөмкинлекләр чикле булуаркасында туган фикер бу. Эшне алай бүлеп эшләгәндә, йорттөзелеп беткәндә инде стеналарның төсе уңган, кайсыдыр җиречери, җимерелә башлаган булырга мөмкин. Болай эшләү дөрестүгел. Хәзер үзлегеннән йорт салырга алынучылар да бик сирәк. Күпләр моның нәрсә икәнен бик яхшы аңлый. Эшкә үзеңтотынганда төзелешне контрольдә тоту, материаллар табу, төзүчебригада эзләүбарысы да үз җилкәңдә була. Төзүчеләрне тапканочракта да кайсы алдалый, кайсы дөрес итеп эшли белми, кайсылары салгалый торган була. Проектын бездә ясатып, салдыруын үзебез салдырабыз, дип киткәннән соң кабат безгәмөрәҗәгать итүчеләр шактый. Берәүнең, әйтик, проектта 500 меңсумга исәпләнгән фундаменты, үзе эшли башлагач, 700 мең сумгатөшкән. Шуңа күрә бүген үзлегеңнән йорт салу күпкәкыйммәткәрәк төшә. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган кешетөзелешнең ни дәрәҗәдә дөрес башкарылуын да контрольдә тотаалмый.

:: Йортны кайсы ел фасылында төзи башласаң хәерлерәк? Кыш көне йорт салу дөресме?

Йорт салуны яз көнендә башласаң яхшы. Әмма кыш көне йортсалу да дөрес, дияр идем. Быел, әйтик, бу чорда эшебез бер көн дәтуктап тормады. Быелгы кыш төзүчеләр өчен бик уңайлы, җылыбулды. Йортның сыйфаты өчен дә куркасы юк. Хәзер фундамент, стена өчен махсус җылыткычлар бар. Февральдә төзелгән кирпечйортиң сыйфатлысы. Бу вакытта яңгыр да, кар да яумый. Кар яуса да, өстен томалап куясың да юешләнми. Җәй көне төзегәндә, яңгыр ява да стена юешләнергә өлгерә. Көннәр бик эссе булса да, файдага түгел: кирпеч измәнең бөтен дымын үзенә суырып ала да ул яхшылап катмаска мөмкин.

:: Төзеләчәк йорт ничә катлы булса яхшырак?

Узган ел без бер катлы йортларны аеруча күп төзедек. Аның уңайяклары да, минуслары да җитәрлек. Беренчедән, бер каттаникенчесенә чабып йөрергә кирәкми. Баскыч булмагач, йорт та иркенрәк була. Ни өчен дигәндә, баскыч ясаганда бер бүлмәзурлыгында мәйдан кирәк. Әмма бер катлы йорт өчен җир урынызур булырга тиеш. Ул күп мәйданны били. Бер катлы йорт төзү икекатлыга караганда кыйммәткәрәк төшә.

:: Йорт салганда нинди хаталардан сак­ланырга кирәк? Ниндикиңәшләргә колак салырга тәкъдим итәр идегез?

Йорт төзүбик җитди эш. Кеше үз гомерендә бер яки ике генәйорт төзи. Шуңа күрә бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк. Иң элекйортны проектсыз эшләүдән сакланыгыз. Төзелеш эшенышанычлы, сыналган осталарга гына ышанып тапшырыгыз. Аларның эшләре белән танышыгыз. Утыз объект төзегән булсалар, утызына да кереп, башкарган эшләре белән танышып чыгыгыз. Буосталарның хезмәтеннән файдаланган кешеләр белән аралашып, эштән канәгать калу-калмауларын белешегез. Исеме билгелебулмаган, шикле оешмалар белән эш итүдән сакланыгыз.


Фикер өстәү