Май бәйрәмнәреннән соң смс-пропуск алырга кирәк булмый һәм сәүдә заллары эшли башлый

арстанда май бәйрәмнәреннән соң республика буенча хәрәкәт итү өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Юстиция министрлыгының норматив-хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Эльмира Слепнева хәбәр иткән.

«Татарстан Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ яңа карар кабул иткән. Документның яңа нөхсәсендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу каралмаган», — дигән Слепнева.

Димәк, май бәрәме ялларыннан соң, гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителмәячәк.

12 майдан башлап гражданнарга сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, таксида шәхси саклану чаралары — медицина битлеге һәм перчатка кими йөрү тыела.

Татарстан хакимияте кайбер кагыйдәләрне йомшартты. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданлы азык-төлектән тыш товарлар сата торган сәүдә заллары эшли башлаячак. Ә никах теркәгән вакытта кешеләр саны уннан артмаска тиеш.


Фикер өстәү