“Йошартулар” да бар, яңа кагыйдәләр дә өстәлә

Битлек, перчатка һәм дистанция саклау. Әлегә халыкка менә шулар белән “дуслашырга” туры киләчәк. Яңа кагыйдәләр ошамаса, өйдә генә утырасы. Татарстанның үзизоляция режимыннан этаплап чыгу шартлары турында Хөкүмәт йортында хәбәр иттеләр.

“Татарстан Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында” яңа карар кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан гамәлгә керәчәк үзгәрешләр турында сүз бара. Шушы үзгәрешләр турында Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

  • − Россия Президенты Владимир Путинның 6 майдагы күрсәтмәләре һәм Роспотребнадзорнңы киңәшләре нигезендә, Татарстанда чикләү чараларын киметү буенча чаралар күрелде. Нәрсә үзгәрде? 12 майдан өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт һәм эш урыныннан белешмә алу системасы гамәлдән чыгарылды. Әмма өйдән чыккан очракта мәҗбүри рәвештә битлек кию, перчаткалардан булу кагыйдәсе кертелде, − диде вице-премьер. Ул 10 май көнне Хөкүмәт җитәкчесе Алексей Песошин кул куйган карардагы үзгәрешләрне искәт төшерде.

Коронавирус беркая да югалмаячак. Әлеге вирус безнең арада яшәвен дәвам иттерәчәк. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип белдерде. Шуңа күрә кешеләргә дә аның белән яшәргә өйрәнергә туры киләчәк.

  • − Вазгыять кискен кала бирә. Барлыгы 1761 кеше коронавирус очрагы расланды. Узган атнада үсеш күрсәткече 6 процентны тәшкил итте. Хәзер вазгыять тотрыклы дип бәяләнә. Үзизоляция режимы дәвам итә, − диде ул.

Патяшина сүзләренчә, битлек һәм перчатка киюнең файдасы бар. “Перчатка безне битне, борынны тотудан чикләп тора. Кул юарга онытсагыз да, перчатканы салачаксыз бит. Кешеләр белән контакны киметергә кирәк. Хәзер кунаклар чакыра торган чак түгел. Аннан, битлек кимичә йөрүчеләргә кисәтү ясарга да оялмаска кирәк. Алар куркыныч тудырырга мөмкин. Халыкның салкын карашы җәзага тартылачак. Татарстанда вирусның симптомсыз форма белән авыручыларның саны 60 процентны тәшкил итә”, − диде ул. Җаваплылык кешеләрне битлексез һәм перчаткасыз кертә торган объектларга да йөкләнәчәк. Димәк, бу кибетләргә һәм җәмәгать транспортына да кагыла.

Эшкә килүчеләр өчен кагыйдәләр шул ук кала бирә: температураны үлчәп тору, дистанция саклау, дезинфекция чараларын үтәү. “Кагыйдәләр үтәлмәсә, штрафлар каралган. Вазыйфаи затлар өчен – 50 меңнән башлап 150 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен – 50 меңнән 150 меңгә кадәр һәм 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору, юридик затлар өчен штраф – 200 мең сумга кадәр”, – диде Марина Патяшина.

Брифингта билгеле булганча, 12 майдан медицина учреждениеләре ике юнәлеш буенча эшен башлап җибәрәчәк: медицина тикшерүнеләре һәм балаларны планлы рәвештә вакцинацияләү. Болар барысы да алдан язылу буенча башкарылачак. Бер атнадан соң шәхси стоматология клиникалары ачылуы да көтелә.

Имтиханнар булырмы-юкмы дигән сорауга да ачыклык керттеләр. Татарстанда БДИ график буенча – 8 июньнән үткәреләчәк. ТДИ (9 сыйныфлар өчен имтихан) срокларын соңрак хәбәр итәчәкләр.

Балалар бакчалары да 12 майдан эшли башлачак. Әлегә кадәр дежур төркемнәр генә эшләп килгән иде. Балалар бакчаларында урын өчен түләү дә шул көннән башлап исәпләнер дип көтелә.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, республикадагы күп кенә оешма-предприятиеләр инде эшли башлады. Татарстанда 400 оешмага хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен 800 млннан артык кредит бирелгән булган. Мидхәт Шаһиәхмтов ярдәм чаралары турында белү өчен икътисад министрлыгы сайтына керергә, 524-90-90 номерына шалтыратырга киңәш итте.

Брифингта катнашкан Татарстанның Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов әйтүенчә, иртәгәдән шәһәргә керү юлларындагы киртәләр (заслоны) алыначак.

Аның сүзләренчә, кешеләр барыбер дә үзизоляция кагыйдәләрен массачыл үтәмәү яклы. Шуңа да министрлык вәкилләре шәһәр эчендәге күзәтүләрне арттырачак. Күзәтчелек юридик затларга да, шәхси эшмәкәрләргә дә кагылачак. Кибет, җәмәгать транспорты, таксида битлек һәм перчаткадан булуны да тикшереп торачаклар. Алексей Соколов искәрткәнчә, урамда битлексез йөргән кешегә штраф яный (Администраф хокук бозулар Кодексының 20.6 маддәсе буенча).

Журналистлар министр урынбасарыннан өйдәге көчләү статистикасы буенча үзгәреш бармы дип кызыксынды. Эчке эшләр министрлыгы бу уңайдан үзгәреш сизмәгән.

САН

Татарстанда 5 медицина хезмәткәрендә коронавирус расланган. Калган 43е анализларның нәтиҗәсен көтә.

Яндекс, Озон, Деливери, Вайлдберрис кебек онлайн сату мәйданчыклары аша продукция сатучылар компенсация алырга мөмкин. Субсидия алу өчен 40тан артык мөрәҗәгать кабул ителгән инде.

Президент инициативасы белән, эшкуарлар өчен бүгенге шартларга җайлашу өчен онлайн мастер-класслар эшли башлады. Аларны 14 меңнән артык эшкуар караган инде.

Чулпан Гарифуллина

 

Фото:https://tatarstan.ru/


Фикер өстәү