12 майдан кертеләсе ҮЗГӘРЕШЛӘР

“Татарстан Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында” яңа карар кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан гамәлгә керәчәк үзгәрешләр турында сүз бара.

12 майдан кертеләсе ҮЗГӘРЕШЛӘР:

Җәмәгать транспортында һәм сәүдә нокталарында медицина битлегеннән, перчаткадан йөрү мәҗбүри булачак. Бу таләп таксида хәрәкәтләнгән очракка да кагыла.

Балалар һәм спорт мәйданчыкларында йөрү, паркка чыгу рөхсәт ителми. Бу тыю ишегалларында урнашкан мәйданчыкларга да кагыла.

Шәһәрара маршрут автобусларында йөрү рөхсәт ителми.

Никах теркәү, рәсми язылышу чараларында 10 кешедән дә күбрәк катнашмаска тиеш. Шул очракта гына тантана рөхсәт ителә.

Өйдән чыгу өчен СМС-рөхсәт алу КИРӘКМИ.

Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары, матурлык салоннары, спа-салоннар, башка хезмәт күрсәтү оешмалары эшли ала. Бу очракта аларга урамнан керү өчен аерым керү ишеге булу шарты куела.

ТЫЕЛА:

Реабилитация үзәкләрен, инвалидларга хезмәт күрсәтү үзәкләренә, социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә, уен, күңел ачу, спорт корылмаларында, кальян тарту, җәмәгать туклануы урыннарында, кинотеатр, сәүдә үзәкләрендә, мунча, саунада, дини оешмаларда булу; санаторий, кунакханә, ял лагерьләрендә урын броньләп кую.

КИҢӘШ ИТЕЛӘ:

Татарстанда яшәүче һәркем үзизоляция режимын үтәргә, сәбәпсез урамда йөрмәскә, тору урынын үзгәртмәскә, башкалар белән элемтәне киметеп торырга.

Бу кагыйдә аеруча 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм җитди хроник авырулары булучыларга кагыла.

ВАКЫТЛЫЧА РӨХСӘТ ИТЕЛМИ:

Яшәү һәм тору урыныннан китү:

  • — әгәр сез Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән кайткан булсагыз (14 көн дәвамында);
  • — әгәр сез шундый төбәкләрдән кайтучы белән бергә яшәсәгез (14 көн дәвамында).

Чит илдән кайтканнан соң, обсервация урыныннан китү (14 көн дәвамында).

Таксида ике пассажирдан артык йөрмәскә (балаларны исәпкә алмыйча).

ЭШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ РӨХСӘТ ИТЕЛМИ:

Эш урынына чит төбәкләрдән кайтучыларны кертү.

Эшчеләрне саклану чараларыннан башка эшләтү.

ОЕШМАЛАРГА РӨХСӘТ ИТЕЛМИ:

Сату һәм хезмәт күрсәтү урыннарында кешеләрнең саклану чараларыннан башка булуы.

Оешмалар, үзмәшгуль һәм эшмәкәрләр түбәндәге кайгыдәләрне исәпкә алырга ТИЕШ:җәмәгать куллануы урыннарын һәм җиһазларын даими дезинфекцияләп тору; санитар нормаларны үтәү; хезмәткәрләрне саклану чаралары белән тәэмин итү; хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәп тору; оешмада вируслы авырулар турында белешмәлек урнаштыру; элктрон документ алышу, элемтәгә күчү; Мәшгульлек үзәгенә барлыкка килгән вакансияләр турында мәгълүмат бирү; сатып алучылар арасында 1,5 м дистанция саклануны тәэмин итү.


Фикер өстәү