Радик Гайзатуллин: «Республикада яшәүчеләр акчасыз калмаячак»

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасына Россиянең «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы тарафыннан озак сроклы кредит рейтингы бирелү турында мәгълүмат пәйда булды.

Россиядәге иң зур шундый  рейтинг бу. Бүгенге катлаулы икътисади вазгыятьтә зур уңышка ирешелгән дигән сүз. Финансист көне билгеләнеп үтүне дә исәпкә алып, финанс министры Радик ГАЙЗАТУЛЛИНга шушы югары рейтингка, шулай ук республика бюджетын үтәү буенча агымдагы хәлләргә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәргә булдык.

– Радик Рәүфович, агентлыкның шундый карар чыгаруы нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? Килеп туган икътисади хәл – шактый ук катлаулы.  Икътисади үсеш темплары кимүен дә сизеп-белеп торабыз.

– Беренчедән, рейтингта узган ел йомгаклары исәпкә алынган. Ә бу чорда Татарстан Республикасы социаль-икътисади өлкәдә тотрыклы һәм эзлекле үсешен дәвам итте. Икенчедән, агентлык хәзерге икътисади вазгыять йогынтысын, шулай ук бюджетка бәйле хәлләрне ныклап анализларга тырышкан. Күрүебезчә, кыенлыкларга карамастан, республика рейтингы югары дәрәҗәдә калган. Агентлыкта билгеләп үтелгәнчә, республикада бюджеттан тәэмин ителеш, бюджетны үтәү дисциплинасы, финанс тотрыклылыгы – югары дәрәҗәдә.

– Шулай да Татарстан Республикасының дәүләт бурычы торышын тәфсилләбрәк аңлатып үтә алмассызмы икән?  Нәкъ менә шушы фактор төп рольне уйныйдыр, бәлки?

– Һичшиксез, шулай. Кредит рейтингы республикабызның дәүләт бурычына һәм аны чагыштырмача җиңел түли алуыбызга турыдан-туры бәйле. Август йомгаклары буенча республиканың дәүләт бурычы күләме 95,9 миллиард сум тәшкил итә. Шул ук вакытта аның 88 проценты – федераль бюджеттан кредитлар, 12 проценты чамасы – дәүләт гарантияләре буенча. Әлегә базарга хас бурычлар – банк кредитлары һәм дәүләтнең кыйммәтле  кәгазьләре рәвешендәге бурычларыбыз юк. Быелгы катлаулы шартларда әле яңа кредитлар алмыйча түзәбез, үз чыганакларыбыз – быелның бюджет керемнәре һәм соңгы елларда тупланган бюджет средстволары калдыклары хисабына социаль әһәмиятле юнәлешләр буенча республика алдындагы йөкләмәләрне вакытында үтәп киләбез. Бу хәл дә  рейтинг агентлыклары аналитиклары тарафыннан уңай бәяләнгәндер, дип уйлыйм.

Агымдагы елда бюджет кредитларын түләү вакытын күчерү һәм озайту мәсьәләсе буенча федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарны тормышка ашыру кысасында Россия Финанс министрлыгы белән берлектә башкарылган эшне  (федераль үзәккә кредитлар бурычларыбызның шактый ук зур күләмен тәшкил итә) билгеләп үтәсем килә. Моннан берничә атна элек кенә төзелгән килешүләр нигезендә, бурычның төп күләмен  түли башлау вакыты кичектерелде, безгә 2025 елга кадәр чагыштырмача аз – елына 200 – 300 миллион сум чамасы акча түләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта, билгеле бер шартларны үтәгән очракта, киләчәктә бурычыбызның бер өлешен гамәлдән чыгару мөмкинлеге дә пәйда булды.

– Бу сүзләрне, һичшиксез, уңай яктан гына бәяләргә мөмкин. Дөрес, безнең базарга хас бурычларыбыз юк, дидегез. Бу җәһәттән минем бер соравым бар. Акча җәлеп итүнең мондый ысулыннан файдаланмыйбыз икән, республикага кредит рейтингының югары булуы нәрсәгә кирәк?

– Әлбәттә, кредит рейтингына ия булу – үзмаксат түгел. Озак вакыт дәвамында кыйммәтле кәгазьләр, банк кредитлары рәвешендәге базарга хас бурычларыбыз пәйда булмауга карамастан, югары рейтинг бирелү, һичшиксез, республикада үткәрелеп килүче социаль-икътисади сәясәт һәм вазгыятьне кабул итүгә уңай йогынты ясый. Бу төбәгебез икътисадына яңа инвестицияләр җәлеп итүгә юл ача.

– Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм киңәшмәләрдә быел бюджетны үтәүнең авыр булуы турында күп сөйләнелә. Бу авырлыклар нәрсәдә чагыла һәм ел ахырына кадәр бюджетны үтәү буенча нинди мөмкинлекләр бар?

– Әйе, сез хаклы. Әмма бюджетны үтәүдә авырлыклар ел башыннан ук башланып китмәде. Гыйнвар-февраль айларында керемнәр тоткарлыксыз керде, аларның кимү тенденцияләре күзәтелмәде. Керемнәр кими башлау чоры март аена, асылда бөтен дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе тарала башлаган чорга туры килде. Әлеге тискәре тенденция өч ае буе дәвам итте. Март-апрель айларында керемнәр күләме ай саен уртача 10 миллиард сумга кимеп, 1 июньгә бу кимү 32,4 миллиард сум тәшкил итте. Табышка салым буенча керемнәрнең кискен кимүе республика тупланма бюджеты керемнәре кимүдә төп факторга әйләнде. 32,4 миллиард сумның (керемнәр шушы күләмгә кимеде) 90 проценты чамасы, ягъни 29 миллиард сум табышка салымга туры килә. Россиянең барлык субъектлары арасында иң нык кимегән салым төрләреннән берсе булды бу.

Иң элек нефть компанияләре табышка салымны киметте. Биредә төп сәбәпләр – тышкы базарларда нефть бәясе арзанаю, нефть чыгару һәм сату күләме азаю, шулай ук салым законы үзгәрү. Нефть компанияләренең табышка салымы якынча 70 процентка кимеде.

– Мәгълүм булганча, керем кимү акча кытлыгына китерә. Шул ук вакытта бюджеттан финансланыла торган чаралар акчаны даими, асылда, һәр көн саен таләп итә. Акча белән вакытында тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелде?

– Керемнәр кимүнең беренче айларында ук бюджет акчасын сакчыл тоту буенча ашыгыч чаралар күрдек. Президент республика министрлыкларына, ведомстволар, муниципаль берәмлекләргә тиешле күрсәтмәләр бирде. Аларга чыгымнарны оптимальләштерү программаларын эшләү буенча конкрет тәкъдимнәр җибәрелде. Шуның нәтиҗәсендә май аенда даими финанслауны таләп иткән беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнарны төгәл билгеләү буенча чаралар күрелде һәм беренче чиратта кирәкле булмаган чыгымнар (аларны финанслау дүртенче кварталга күчерелде) билгеләнде. Шул рәвешле бүген бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү, барлык социаль пособиеләр, бюджет учреждениеләренең агымдагы чыгымнары, республика Президентының барлык максатчан программалары үз вакытында һәм тулы күләмендә финанслана. Бюджет йөкләмәләре, төзелгән контрактлар үтәлә.

– Быел, пандемия килеп чыгу сәбәпле, яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын тормышка ашыруга байтак кына акча җибәрелде. Акча нинди максатларга бүлеп бирелде?

– Әлегә Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын тормышка ашыруга барлыгы 8,2 миллиард сум күләмендә акча чыгымы планлаштырылды. Шул хисапка 1,4 миллиард сумга Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы төзелде. Ул быел 10 августта файдалануга тапшырылды.

Шулай ук әлеге акча коронавирус инфекциясе йоктырган һәм чир йоктыруда шикләнелгән кешеләргә медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү, медицина оешмаларының медицина, социаль хезмәткәрләренә һәм башка категориядәге хезмәткәрләренә, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү максатыннан чыгып җибәрелә.

Медицина оешмаларының медицина, социаль хезмәткәрләренә һәм башка категориядәге хезмәткәрләренә, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренә  2,8 миллиард сум акча бирелә. Медицина оешмалары хезмәткәрләренә түләүнең гомуми күләме оешма төренә һәм подразделениесенә бәйле: табибларга  аена 25,9  мең сумнан 112,4 мең сумга кадәр, урта медицина персоналына  6,5 меңнән 66,2 мең сумга кадәр, кече медицина персоналына 6,5 мең сумнан 34,7 мең сумга кадәр акча түләнелә. Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренә кимендә 14 көнлек смена өчен түләү күләме табиблар өчен – 40 мең сум, социаль медицина, педагогик хезмәткәрләр өчен – 25 мең сум, кече медицина персоналы өчен 15 мең сум тәшкил итә.

Медицина җиһазларын, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен, дарулар, шәхси саклану чараларын сатып алу, диагностика тикшеренүләре үткәрү өчен 3,9 миллиард сум күләмендә, кече, урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлар һәм микрозаймнар алуны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән чараларга 116,6 миллион сум күләмендә өстәмә бюджет акчасы бүлеп бирелде.

Югарыда күрсәтеп үтелгән чаралардан тыш, балалары мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүчеләргә пандемия башлану сәбәпле эш көннәре булып тормаган көннәр буларак игълан ителгән көннәрдә – 28 марттан 11 майга кадәрге чорда бала карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләвенең абонент өлеше түләтелмәде. 12 майдан ата-ана түләвендә үзгәрешләр булдырылды. Хәзерге вакытта ата-аналар балалар бакчасында сабыйларны тукландыруны оештыруга бәйле чыгымнарны тулысынча түли. Шул ук вакытта ата-ана түләвенең абонент өлеше киметелде, туклануга түләү баланың мәктәпкәчә учреждениедә булган көннәре саныннан чыгып исәпләнелә.

Мондый үзгәрешләр мәктәпкәчә оешмаларда байтак кына керемнәрнең югалуына китерде. Алар Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсацияләнә. 2020 елда балалар бакчаларына бюджеттан чама белән 1,7 миллиард сум чамасы күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү планлаштырыла. 2021 елга Татарстан Республикасы тупланма бюджетында бу максатка 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча планлаштырылган.

КОТЛАУ

ТАССРга 100 ел тулу елында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына нигез салынуга да бер гасыр булды. АТССР төзү турында декретка имза салынганнан соң ук – 1920 елның 27 маенда төзелгән ул. 100 ел дәверендә финанс халык комиссариаты зур үсеш юлы узган,  18 җитәкчене алыштырган. Шулар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та бар.

Финанс хезмәте – һөнәр генә түгел, тормыш рәвеше дә.  Халыкның икътисади иминлеген һәм муллыгын тәэмин итү өчен бюджет акчасын максатчан, нәтиҗәле тоту финанс белгеченнән анализга корылган фикер сөрешен, зур күләмдәге мәгълүматны анализлау осталыгын, бик шәп хәтер, сабырлык, намуслылык, командада эшләү осталыгын таләп итә.

Бүген, җәмгыять пандемия һәм аның аянычлы нәтиҗәләре алдында калган бер мәлдә, республиканың финанс өлкәсе хезмәткәрләренә яңа бурычлар куела. Әйтергә кирәк, без аларны уңышлы хәл итеп киләбез. Республикада яшәүчеләр үзизоляциягә китәргә мәҗбүр булган чорда Финанс министрлыгы коллективы бер көнгә дә эшен туктатмады. Тырышлыгыбызның республика, шулай ук федераль дәрәҗәдә югары бәяләнүе, халыкара һәм Россия рейтинг агентлыкларының югары рейтинглар бирүе шул хакта сөйли.

Сезгә хезмәтегездән канәгатьлек хисе алуны, аның лаеклы бәяләнүен, шулай ук нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, барлык эшләрегездә уңышлар телим!

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 

 


Фикер өстәү