“Россия – Минем тарихым” паркында  “Буыннар хәтере” күргәзмәсе ачыла

“Россия – Минем тарихым” тарихи парклар ассоциациясе, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, илнең 23 төбәгендә “Буыннар хәтере: сынлы сәнгатьтә Бөек Ватан сугышы” дигән мультимедиа күргәзмәсен үткәрә. Казанда экспозиция, 10 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр, “Россия – Минем тарихым” тарихи паркында эшлиячәк. Күргәзмәне рәсми ачу тантанасы 10 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә була.

Әле беренче тапкыр  гына оештырылучы шундый мультимедиа күргәзмәсендә заманча санлы технологияләр һәм җиһазлар ярдәмендә XX гасырда иҗат иткән илебез рәссамнарының 200дән артыграк шедевры тәкъдим ителә. Аркадий Пластов, Павел Корин кебек картина авторлары геройларын “терелтүче” технологияләр сәнгать сөючеләргә тарихи рәсемнәргә карап хозурлану гына түгел, бәлки әле аларда 1940нчы еллар тормышын күзаллау мөмкинлеге дә бирәчәк.

Күргәзмәнең эш вакыты:

10 сентябрь – 1 ноябрь.

Сишәмбедән якшәмбегә кадәр, 10:00-19:00 сәгатьтә.

Күргәзмәгә керү – бушлай.

Аны үткәрү урыны: “Россия – Минем тарихым” мультимедиа паркы, № 2 павильон.

Белешмәләр алу өчен телефон: 267-42-04.


Фикер өстәү