Татарстанда ут капкан машина баганага бәрелгән

Әлмәттә машинага барган көйгә ут капкан һәм ул баганага килеп бәрелгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Машинага Әлмәтнең Шевченко һәм Мәрҗәни урамнары киселешендә иртән ут капкан. «Форд Мондео» машинасы механизм системасы төзексезлеге аркасында яна башлаган дип фаразлана. 33 яшьлек машина йөртүчегә зыян килмәгән.


Фикер өстәү