Рөстәм Миңнеханов «Форд Транзит» юбилей автомобилен чыгаруга багышланган чараларда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Форд Транзит» юбилей автомобилен тантаналы рәвештә чыгаруга багышланган чараларда катнашты.  Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов 111111 нче «Форд Транзит» автомобиле чыгарылышын мөһим вакыйга дип атады.

« Сезнең ярдәм белән проектыбыз бүген илдә иң яхшысы. Без башкарылган эшләр белән горурланабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, проект кабул ителгән стандарт булмаган карарлар аркасында барлыкка килде.

Бүген без завод территориясендә яңа дилер үзәген ачачакбыз, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, территория үсә. Аның сүзләренә караганда, бу «Алабуга» МИЗ чягыннан бик зур хезмәт һәм зур ярдәм.

Рөстәм Миңнеханов барысын да 111111 нче юбилейлы «Форд Транзит» автомобилен чыгару белән котлады. Сез — безнең флагман һәм бу дәвам итәр дип ышанам, диде ул, завод хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Аннары «Соллерс Форд» ҖЧҖ эшчеләренә һәм инженер составы вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Фикер өстәү