Казанда QR-кодларны тикшерүчеләр вакансиясенә хезмәткәрләр эзлиләр

Татарстан башкаласында эш бирүчеләр QR-кодларны тикшерүче вакансияләренә хезмәткәрләр эзли башлаган. Монда сүз сәүдә үзәкләрендә эш турында бара, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте.

«Күпчелек вакансияләрдә күрсәтелгәнчә, туры килә торган кандидатның турыдан-туры бурычы керү урынында QR- кодларны тикшерү булачак», — ди сервис белгечләре.

Шул ук вакытта кайбер тәкъдимнәр контролер һәм каравылчы функцияләрен берләштерүне күздә тота. Аерым алганда, бер компания контролер-каравылчыга 16,5–17,5 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә.

Сәүдә комплекслары QR-кодлар контролерына, салымнарны тотып калганчы, 30 меңнән 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итә. Балалар Клиник хастаханәсендә контролеры вазифасына хезмәт хакы 22 950 сумнан башлана.


Фикер өстәү