Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш барышында берничә инновацион проект каралды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.
«ФосАгро» кремний нигезендә үсемлекләр үсешенә стимулятор уйлап тапкан. Мондый ашламалар уңышны 80%ка кадәр арттыра һәм аларны төрле стресслардан саклый. Бу хакта «ФосАгро» инновацияләр үзәге менеджеры Дмитрий Дорофеев сөйләде. Кремний -кислородтан соң җир кабыгында иң киң таралган элемент. Бу элемент орлыкларның тиз үсүен һәм үсемлекләрнең үсешен стимуллаштыра, шулай ук биопрепаратларның нәтиҗәлелеген арттыра. Шул ук вакытта ул тере организмнарны авыр металллардан һәм нитратлардан саклый. Кремний шулай ук туфракта дым туплый һәм аны үсемлекләргә тапшыра.
Татарстанның Чирмешән районында препаратны «НаноКремний» ҖЧҖ сынап карый, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов. Аның сүзләренчә, әлегә ниндидер бик алга китеш юк, әмма бу препарат кызыклы һәм аны Казан аграр университетында сынап карарга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады.
Нефтьне күкерттән һәм металлардан электромагнит кырлары белән чистарту технологиясен «Максинвест» ҖЧҖ (Мәскәү) башкарма директоры Егор Спиридонов тәкъдим итте. Моның өчен кыйммәтле катализаторлар, реагентлар һәм башка химикатлар кирәк түгел. Яңа чистарту ысулы металл, кокс һәм башка юлдаш калдыклар урынына файдалы продукция алырга мөмкинлек бирә. «Без энергияне бик аз куллануга ирештек. Компонентлар (NaOH) тозга караганда арзанрак», — дип ассызыклады нотыкчы. Технологияне «ЛУКОЙЛ», «Славнефть» һәм «Роснефть» компанияләренең нефть эшкәртү заводларында уңышлы сынап караганнар. «Татойлгаз алар белән озак эшләде. Барлык саннар да раслана», — диде Рафинат Яруллин.
«Безнең өчен бу тема бик җитди, – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. — ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК катнашында эшче төркем җыярга кирәк».
Мәскәүнең «Зеленополь» НПОсы сумала-антипиреннар нигезендә уттан саклау капламы уйлап таба. Бу хакта ҖЧҖ генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Григорий Исаев хәбәр итте. Алар, мәсәлән, янгын вакытында боеприпасларны агач тартмалар эчендәге шартлаудан саклый ала. Шулай ук компания композицион җылылыкны саклау буяулары җитештерә. Биналар һәм корылмалар, машиналар һәм җайланмалар өстенә үтә нечкә тышлык ясарга мөмкин. Инновацион тышлыкны буш пыяла микросфералардан ясыйлар, бу исә әйбернең ныклыгын арттыра һәм аның авырлыгын киметә.
Рөстәм Миңнеханов, әгәр күләмнәр җитәрлек булса, Татарстанда шундый җитештерү ачарга тәкъдим итте.
«Тенлаб» ҖЧҖ җитәкчесе Васил Каюмов Татарстанның нефть-газ предприятиеләре өчен укыту системалары, стимуляторлар һәм тренажерлар тәкъдим итте. Әлеге тренажерлар белгечләрнең квалификациясен күтәрергә, аларның укуларын автоматлаштырырга һәм тизләтергә мөмкинлек бирә. Болар барысы да җитештерү иминлеген арттырачак. Тренажерларны «Визор» симулятор конструкторында эшләргә мөмкин, ул шулай ук «Тенлаб» компаниясендә эшләнгән. Әлеге хәл ителешләр «Сибур-Химпром» (Пермь) һәм «Биаксплен» (Түбән Новгород өлкәсе) предприятиеләрендә сынап каралган. «Тенлаб» «Иннополис» МИЗ һәм ИТ-парк (Казан) резиденты булып тора.
Республика Рәисенең эшләнмәнең яңалыгы һәм аның аналогларыннан аермасы турындагы соравына нотыкчычы ул «арзан, тиз, Россия программа тәэминатында эшли» дип җавап бирде. «Моны белем бирү учреждениеләрендә – колледжларда һәм югары уку йортларында тормышка ашыру яхшы булыр иде», — дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының еллык җыелышын үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat