Машина йөртүчеләрнең хәлен җиңеләйтә торган яңалыклар гамәлгә керә

Россия законнарына машиналарны теркәү тәртибенә төзәтмәләр кертелә, ОСАГО тарифлары үзгәрә, кәгазь ПТСлар юкка чыгарыла.

 Машина  МФЦда теркәлә

Россия Хөкүмәте автомобильләрне күп функцияле үзәкләрдә теркәү турында карарны раслаган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре МФЦ территориясендә эшләүгә җәлеп итү нәтиҗәсендә шундый мөмкинлек пәйда булган. Шул ук вакытта МФЦ хезмәткәрләре документлар кабул итү һәм дәүләт теркәү билгеләрен тапшыру белән генә шөгыльләнәчәк. Ә инде транспорт чарасын карауны, документлар рәсмиләштерү, теркәү номерларын бирүне, элеккечә үк, Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре хәл итәчәк. Бу карар  автомобильләрне дәүләт теркәвенә алу процедурасын җиңеләйтеп, автомобиль хуҗаларына вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.

ОСАГО тарифлары үзгәрә

ОСАГО турында законның гамәлгә керүе машина йөртүчеләргә үзләре өчен аерым тарифлар билгеләү мөмкинлеге бирәчәк. Мәгълүм булганча, ОСАГО тарифы төп ставкадан һәм аңа карата кулланыла торган коэффициентлардан гыйбарәт. Законның яңа редакциясендә, машина йөртүченең авариягә эләгү-эләкмәвенә, штрафлары булу-булмавына һ.б. карап, зуррак яки кечерәк тариф билгеләү мөмкинлеге каралган.

Техосмотр

Сентябрь ахырында диагностика картасыннан башка кына ОСАГО килешүе төзү мөмкинлеге юкка чыга. Коронавирус пандемиясе аркасында күп кенә автомобиль үзәкләренең үз эшләрен туктатуы сәбәпле техник карау хезмәте чикләнелгәнлектән, автомобиль хуҗаларына шундый мөмкинлек тудырылган иде бит.

Шулай итеп, бу айдан соң машина йөртүче үз автомобиленә техник карау үткәреп, иминиятләштерүчегә (страхователь) диагностика картасын тапшырырга тиеш. Әлбәттә, әлеге таләп закон буенча диагностика картасын күрсәтергә тиеш булмаучыларга (мәсәлән, яңа транспорт хуҗаларына) кагылмый.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: техосмотр талонын рәсмиләштермичә генә йөргән өчен  500 дән 800 сумга кадәр (беренче тапкыр “тотылганда”), ә кабат “тотылганда” – 5 мең сумлык штрафтан өч айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Кәгазь ПТСлар бетерелә

1 ноябрьдән яңа автомобильләргә кәгазь ПТС рәсмиләштерүне күздә тоткан күчеш чоры төгәлләнә. Хәер, инде хәзер үк асылда барлык яңа машиналар диярлек электрон паспортлар белән сатыла.  Шул ук вакытта кәгазь ПТСлы автомобильләргә ия булучылар да алардан файдалануны дәвам итәргә мөмкин. Кәгазь ПТСны электрон паспортка мәҗбүри алыштыру күздә тотылмаган, моңа кадәр бирелгән паспортларның гамәлдә булу вакыты да чикләнелмәгән.

Транспорт чараларының электрон паспортлары системасы автомобильне сату-алу эшләрен максималь дәрәҗәдә “үтә күренмәле”гә әйләндерүгә юнәлдерелгән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 


Фикер өстәү