Үзләре өчен уңайлы урында тавыш бирәчәкләр

Республикада көзге сайлауларда «Мобиль сайлаучы» системасы аша тавыш бирергә теләүчеләр саны 5,3 мең кешегә җиткән.

Әлеге механизм, пропискага бәйсез рәвештә, үзеңә кулай сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге ача. «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирү өчен гаризалар тапшыру вакыты тәмамлана. Бүген – гариза тапшыруның соңгы көне», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның әйтүенчә, закон нигезендә, муниципаль сайлауда бу механизмны куллану күздә тотылмаган. Ә менә Татарстан Президентын  сайлауда кулланырга мөмкин.  Ягъни сайлаучы Мәскәүгә яки башка шәһәргә барган җирендә Татарстан Президентын сайлау, шулай ук Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасына яки Алабуга округы буенча  Дәүләт Советына өстәмә сайлау буенча тавыш бирә алачак. Гаризаны  күпфункцияле үзәк офислары, территориаль участок сайлау комиссияләре, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү федераль порталы аша тапшырырга мөмкин.

Ә инде үзең өчен иң уңайлы сайлау участогын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Найди свой избирательный участок» бүлегендә, мойголос.онлайн сервис сайтында яки Үзәк сайлау комиссиясенең Telegram социаль челтәрендәге «Мой избирательный участок» чаты аша табарга була.

 


Фикер өстәү