12 сентябрьдә Казанда, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Һәр шимбә саен башкалада 14 ноктада сәүдә гөрләячәк.
«Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр шәһәр халкын чагыштырмача арзанлы бәядән яшелчә, җиләк-җимеш һәм төрле ризыклар белән тәэмин итәчәк», – диде кичә «Эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр Куллану базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Ярминкәләр, әйтик, Авиатөзелеш районында – Беломорская һәм Гудованцев урамнары чатында, Мәскәү районында – Мәскәү базары артында, Шамил Усманов урамында, Яңа Савин районында – Лаврентьев урамында һәм Хөсәен Ямашев проспектында узачак. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, шимбә ярминкәләре шәһәр халкына сыйфатлы ит һәм сөт ризыкларын, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алу мөмкинлеге бирә. «Татарстан җитештерүчеләре шәһәргә мөмкин булганча арзанлырак бәядән сыйфатлы продукция китерә. Җирдә эшләүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт!» – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Татарстан фермерларына.