Төркиядә 12 Россия туристы коронавирус йоктырган

Төркиядә кимендә 12 Россия туристы коронавирус инфекциясе иярткән, икесе хастаханәгә салынган. Россия Федерациясенең Төркиядәге илчесе Алексей Ерхов “Россия-24” телеканалы эфиры аша шулай дип белдергән.

“Хәзерге вакытта без – ягъни илчелек һәм Антальядагы генераль консуллык 12 туристның йогышлы чир ияртүен беләбез. Шуларның икесе хастаханәдә ята, унысы – кунакханәдә изоляциядә”, – дигән дипломат.

Илче Төркиядә ял итәргә планлаштыручы ватандашларыбызга, һичшиксез, медицина страховкасын сатып алырга киңәш иткән. Бу кәгазь коронавирус китереп чыгарган чирдән дәвалану чыгымнарын каплаячак, дигән ул.

Алексей Ерхов сүзләренә караганда, хастаханәгә салынган туристларның берсе, тиешле страховкага ия булмавы сәбәпле, авыр хәлдә калган. Шуңа да карамастан, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Сүз уңаеннан, Россия март аенда коронавирус пандемиясе аркасында самолетларның халыкара рейслар буенча очышын туктатты. 1 августтан Россия Хөкүмәте Лондон, Истанбул һәм Танзания белән даими самолет рейсларын яңартты. 10 августтан исә Төркиянең Анталья, Даламан  һәм Бодрум шәһәрләренә турыдан-туры очышлар башланды.

 


Фикер өстәү