Яңадан дистанцион укуга күчү турындагы имеш-мимешләргә министр ачыклык кертте

Дистанцион укуга күчәр өчен бернинди алшартлар юк. Социаль челтәрләрдәге укучыларны көзен яңадан дистанцион рәвештә укуга күчерәчәкләр дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, кайбер урыннарда, мәсәлән, балалар бакчаларының аерым төркемнәрендә һәм мәктәпләрдә карантиннар булуы мөмкин.

– Август башыннан ук диярлек бездә әле анда, әле монда белем бирү процессы рәтләп башланырга өлгермичә өзеләчәк дигән имеш-мимешләр барлыкка килә. Кайвакыт без моны ата-аналар чатларында, социаль челтәрләрдә күрәбез. Фейклар тарала.Көзен барысы да тагын дистанцион рәвештә укуга күчәчәк дигән мәгълүмат барлыкка килде. Һәм мин бу сорауга инде берничә тапкыр җавап бирдем. Мондый күчүгә бернинди алшартлар да юк. Шуңа күрә мин сезнең ярдәм белән барысын да тынычландырырга теләр идем. Без уку елын гадәттәгечә башладык, мин аның шулай ук дәвам итәсенә өметләнәм, — диде министр.


Фикер өстәү