Өйдән чыгу өчен СМС пропускны ничек алырга?

Татарстанда 30 марттан үзизоляция режимы кертелде. 1 апрельдә исә өйдән чыгуның билгеле бер кагыйдәләре барлыкка килде. Хәзер махсус смс-рөхсәт белән чыгарга мөмкин булачак. Татарстаның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин шул хакта аңлатты.

Министр әйтүенчә, бу система Ак Барс банкы һәм Цифрлы трансформация үзәге командасы белән берлектә эшләнгән. Татарстан Россиядә мондый электрон хезмәтне гамәлгә ашыручы беренче төбәк булды.

Айрат Хәйруллин китергән мәгълүматларга карасаң, хәзерге вакытта әлеге системада 10 меңнән артык кеше теркәлгән. Сан үсү ягына таба бара. Тик кайбер элемтә операторлары белән тоткарлыклар да килеп чыккан икән. Мондый техник җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлиләр.

НИЧЕК ТЕРКӘЛЕРГӘ

Рөхсәт алу өчен системада теркәлергә кирәк. Теркәлү болайрак башкарыла:

1. 2590 номерына СМС җибәрергә. Аның өчен акча алынмый;

2. Түбәндәге тексты җыярга: РЕГИСТРАЦИЯ#ФИО#Паспорт сериясе һәм номеры#фактик яшәү адресы#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мисал өчен, РЕГИСТРАЦИЯ#ИвановИванИванович#0000#КазаньТатарстана1квартира1#Согласен на обработку персональных данных);

3. Әгәр сез башка ил гражданы булып саналасыз икән, документ буларак миграция картасы, виза кулланырга мөмкин;

4. Шушы теркәлүгә җавап итеп махсус кодлы смс киләчәк.
Теркәлгәндә кеше әтисенең исемен булган очракта гына күрсәтә. Паспорт сериясе һәм номерын ара калдырмыйча язарга кирәк.

Рөхсәт билгеле бер вакыт аралыгына бирелә.

Барлык шәхси мәгълүмат та ышанычлы сакланачак.

Текстны хаталы язсагыз, борчылырга кирәкми. Система мәгълүмат тулы түгел яисә хаталы икәнен искәртеп, җавап хат юллаячак.

Бер тапкыр теркәлү җитә. Икенче көнне яңадан теркәлү хаты юлларга кирәми. Бары тик максатның санын гына күрсәтәсе.

НИНДИ МАКСАТЛАР ӨЧЕН РӨХСӘТ БИРЕЛӘ

Барлыгы 9 сәбәп белән генә өйдән чыгарга һәм смс-рөхсәт алырга кирәк. Айрат Хәйруллин сүзләренчә, бу системадан көненә 2 мәртәбә файдаланырга мөмкин.

Смс-рөхсәт бирелә:

1 – судка бару;

2 – балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү;

3 – медицина яисә ветеринария оешмасына бару;

4 – кешене җирләүдә катнашу;

5 – паспорт алу яисә аны яңадан торгызу;

6 – шәһәр читендәге йортка бару;

7 –  кредит оешмаларына яисә почта бүлекчәсенә бару;

8 –  дару, азык-төлек һәм беренчел ихтыяҗ кирәк-яракларын илтү;

9 – яшәү урынын үзгәртү.

Министр искәрткәнчә, Татарстан хөкүмәте карары нигезендә урамга берничә очракта смс-рөхсәт алмый чыгарга да мөмкин. Ул да булса якын-тирәдә урнашкан кибеткә бару, гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда һәм кичектергесез ярдәм кирәк булган очраклар. Чүп түгәргә чыгу, йорт хайваннарын урамда йөртү (йорттан 100 метр аралыкта) өчен дә рөхсәт сорыйсы түгел.

Үзизоляция режимы вакытында эшкә йөрергә тиеш булган Татарстан халкына рөхсәт рәсмиләштерергә кирәкми. Эш урынына бару һәм кире кайту өчен алар эш бирүчедән белешмә ала. Шул белешмә булган очракта гына өйдән чыгу рөхсәт ителә.

Барлык сорауларга да җавапны 8 800 250 90 33 “кайнар линия” телефонына шалтыратып бирергә мөмкин. Шулай ук covid19.tatarstan.ru сайтындагы мәгълүмат белән дә танышып, ничек теркәлергә икәнен карарга була.

 

Фото:itsmycity.ru


Фикер өстәү