Айрат Хәйруллин: “Президент республикада яшәүчеләрне кайгырта”

Татарстаның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин бүген республика халкына өйдән чыгу өчен смс аша рөхсәт алу кагыйдәләрен аңлатты.

— Күпләрне куркытып бетерделәр. Шуңа күрә негатив та күп. Безнең максат – мәгълүмати технологияләр ярдәмендә дәүләтнең кайгыртучанлыгын күрсәтү. Безнең Президентыбыз республикада яшәүчеләрне кайгырта. Бернинди дә тимер-бетон кордоннар куеп, “өйдә утыр, чыкма” дигән сүз түгел бу. Система эшчәнлегенә карап, өйдән чыгу өчен сәбәпләр исемлеге артуы да ихтимал, — диде министр.

Аның әйтүенчә, система кулланучылардан тәүлегенә 1 млн хәбәр кабул итә ала. Әмма бу чик түгел: сервер 11 млн смска кадәр йөкләнешне күтәрергә сәләтле.


Фикер өстәү