Юл һәлакәтендә исән калган ир әтисенең үлемен кичерә алмаганлыктан үзенә кул салган

Благовещен районында юл һәлакәтендә исән калган машина йөртүче әтисенең үлеме аркасында үз-үзенә кул салган, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә.

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте 9 майда Благовещен — Павловка — Эманино юлының 15нче чакрымында була. Нуриман районыннан 37 яшьлек ир, УАЗ автомобиле белән идарә иткәндә, кюветка төшеп киткән. Автомобиль ауган.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 60 яшьлек пассажир, машина йөртүченең әтисе һәлакәт урынында үлгән. Ир-егет әтисенең үлемен кичерә алмаган һәм үз-үзенә кул салган. Вакыйганы тикшерү бара, дип хәбәр итә «Кызыл таң».


Фикер өстәү