БДИ бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелә

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе таралу шартларында БДИ тапшыруга карата таләпләр әзерләгән. Ведомство башлыгы урынбасары Дмитрий Глушко «Комсомольская правда» радиосы эфирында шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Анда укучыларны бер-берсеннән ераграк ара калдырып зигзагсыман утырту, термометрия һәм кулларны эшкәртү турында сүз бара.

БДИны бары тик югары уку йортларына керүчеләр өчен генә үткәреп, укуларын көллиятләрдә дәвам итәргә җыенучыларны азат итү турында да фикер бар.

«БДИны башка вакытка күчерүгә килгәндә, әлегә бу хакта тиешле карар кабул ителмәгән. Без 12 майны көтәбез», — дигән Дмитрий Глушко.

Роспотребнадзорда белдерүләренчә, БДИны август аенда, югары уку йортына керергә җыенучылар өчен генә үткәрү турында да сүз бара.


Фикер өстәү