Кулланучы хокукы: без аларны беләбезме?

«Ватаным Татарстан» газетасы чираттагы «туры эфир»ны уздырды. Бу юлы редакциядә дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең баш консультанты Гүзәл Федорова һәм баш киңәшчесе Илмир Шәфигуллин кунак булды.

Бер сәгать дәвамында алар укучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Кулланучылар хокукы халыкта зур кызыксыну уятты. Алдан ук 20гә якын сорау кабул иттек, эфир вакытында да шалтыратучылар шактый булды. Бер сәгать эчендә генә барлык сорауларга да җавап биреп бетерү мөмкин эш түгел, әлбәттә. Шуңа күрә без барлык мөрәҗәгатьләрне белгечләргә тапшырып, җаваплар алдык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Дача өчен интернет аша кешедән кулланышта булган суыткыч сатып алган идем. Берникадәр вакыттан соң ул эшләвеннән туктады. Без кая мөрәҗәгать итә алабыз? Элек кулланышта булган товарларны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Хәлим Абдуллин. Казан

Илмир Шәфигуллин: Кызганычка, бу очракта кулланучыларны яклау законы гамәлгә ашырыла алмый. Чөнки сатучының юридик зат булуы кирәк. Ике кеше арасындагы мөнәсәбәт гражданнар кодексына туры килә. Шуңа күрә бу очракта сатып алучының үзенә игътибарлы булырга туры киләчәк. Тышкы кыяфәтен генә тикшереп калмыйча, суыткычның техник паспорты, гарантия талонын да сорап алырга кирәк. Эшләтеп карасагыз, тагын да яхшырак. Гарантия вакыты чыкмаган очракта, бушлай төзәттерә аласыз.

 

Кибеттән җәйге аяк киеме сатып алган идем. Өйгә кайткач, киеп караганда үлчәме туры килмәгәнлеге ачыкланды. Кибеткә кире кайтарыр идем, чек сакланмаган. Бу аяк киеме тузан җыеп ятармы, әллә аны кибеттә алыштыра аламмы

Зөлфия. Кукмара районы

Гүзәл Федорова: Әгәр аяк киеменең үлчәме, фасоны, төсе туры килми икән, аны 14 көн эчендә кире кайтарырга була. Моның өчен берничә шарт үтәлүе кирәк: аяк киеме киелмәгән һәм төргәге сакланган булуы. Чегы сакланмаган очракта, сезнең сатып алуны кемнеңдер дәлилләве кирәк. Бу сатып алучының дусты, туганы да була ала. Аяк киеме өчен түләү онлайн кабул ителгән булса, телефонда сакланган чекны да күрсәтергә мөмкин. Акчаны исә өч көн эчендә кире кайтарырга тиешләр. Онлайн ысул белән түләгән очракта, акча ике атна эчендә кайтарыла. Шулай ук башка аяк киеменә дә алыштырырга мөмкин.

Парфюмерия сатып алдым. Башта исе бик ошаган кебек иде. Алдагы көннәрдә бу иснең миңа туры килмәве ачыкланды. Товарны кибеткә кайтарып, түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә аламы?

Ләйсән. Теләче

Гүзәл Федорова: Кулланучылар хокуклары законы буенча, билгеле бер товарлар кибеткә кире кайтарылмый. Әлеге исемлеккә парфюмерия дә керә. Шулай ук гигиена товарлары, косметика, дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, киселгән, бүленгән төзелеш материаллары да кире кайтарылмый. Ләкин аерым бер очракларда аларны кире кайтару мөмкин. Мәсәлән, сатып алган вакытта яраклылык вакыты чыккан булса, комплект тулы булмаган, даруларның тышкы кыяфәте күрсәтмәдән (инструкция) аерылган   очракларда, сатучы товарларны кире алырга бурычлы.

 

Пластик тәрәзәләр куйдырырга килешү төзегән идем. Тик файдалану барышында, куйганнан соң алты ай узгач, тәрәзәләрдә җитешсезлекләр барлыгын күрдем. Тәрәзә куючы, гарантия вакыты чыгуга басым ясап, бушлай төзәтүдән, яки алыштырудан баш тартты. Сатучыга үз таләпләремне куя аламмы?

Рәзинә Шәрәфетдинова. Кукмара районы

Илмир Шәфигуллин: Дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә була, әлбәттә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 29 нчы маддәсе нигезендә, кулланучы, башкарылган эшнең җитешсезлекләрен ачыклаганда, үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы: бәяне киметтерергә, бер үк сыйфаттагы башка әйберне шул ук материалдан бушлай ясаттырырга, эшне кабат башкартырга, үз көчләре белән яки өченче затлар тарафыннан тотылган  чыгымнарны кайтарырга. Бу очракта, гарантия вакыты ике елдан кимрәк булган вакытта да, дәгъваны белдерергә була. Тик экспертиза ясау белән бәйле чыгымнар кулланучы җилкәсенә төшәчәк.

Чәчәкләр кибетеннән бүләккә дип чәчәк алган идем. Тик иясенә тапшырганчы ук чәчәкләрем шиңде. Бу очракта миңа нәрсә эшләргә киңәш итәр идегез?

Айгөл Зәляева. Казан

Илмир Шәфигуллин: Монда да игътибарлы булырга кирәк. Тышкы кыяфәтенә карау, чәчәкләрнең кайчан алып кайтулары белән кызыксыну яхшы булыр. Чәчәкләр билгеле бер температурада сакланырга тиеш. Әгәр сатып алучы аны саклап та, чәчәкләре шиңгән очракта, сатучыга шул ук көне барып, товарны күрсәтергә кирәк.

 

Азыктөлекнең бозылган булуын өйгә кайткач кына ачыклаган очракта, аны кибеткә кире алып барып тапшырырга мөмкинме?

Зилә. Чаллы

Гүзәл Федорова: Була. Азык-төлекне сатып алганда аның яраклылык вакытын карарга кирәк. Кызганыч, бу мәсьәләдә кимчелекләр еш очрый. Мөрәҗәгатьләр дә күп алабыз. Бу очракта товарны кибеткә алып барырга кирәк. Администраторга онлайн чегыгызны күрсәтегез. Ул булмаган очракта, камералардагы язмаларны да каратырга мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кибетләр мондый товарларны берсүзсез алып кала.

Илмир Шәфигуллин: Үзем дә шундый күңелсез хәлгә тарыдым. Кичен торт сатып алган идем. Иртәнгә аның күгәрек белән каплана башлаганлыгын күрдем. Югыйсә яраклылык вакыты да чыкмаган иде. Тортны илтеп бирүдән башка чара калмады.

 

Күптән түгел сатып алынган микродулкынлы мичне ремонтка алдылар. Бер ай вакыт үтте инде, әле һаман ремонтланмаган. Җитешсезлекләре ачыкланган товарларны ремонтлаганда ниндидер конкрет вакыт билгеләнәме? Билгеләнгән вакыт узган очракта, сатучыга нинди дәгъва белдереп була?

Лиана Мөликова. Мөслим районы 

Илмир Шәфигуллин: Ремонтка биргәндә, килешүдә аның төгәл вакыты билгеләнә. Закон буенча, төзекләндерү өчен күп дигәндә 45 көн вакыт бирелә. Килешүдә күрсәтелгән вакытка өлгермәсәләр, төзекләндерүчедән товар бәясеннән көн саен бер процент күләмендә штраф (неустойка) таләп итәргә була. Ләкин монда товарның гарантиядә булуы шарт. Һәм кайтарылган акча товар бәясеннән күбрәк була алмый.

Гүзәл Федорова: Ялгышмасам, сезнең очракта гарантия юк бугай. Монда кулланучы сервиска үз акчасын түләгән. Сез 45 көн үткәннән соң, ремонт бәясеннән 3 процент күләмендә штраф таләп итә аласыз.

Йомшак кәнәфиләр сатып алган идек. Шуларның берсендә җитешсезлекләр ачыклангач, аны ремонтка алып киттеләр. Сатып алынган җиһазны ремонтлау чорында безгә шундый ук кәнәфине биреп торырга тиешләрме?

Гөлнур Мөхәммәтҗинова. Әлмәт

Илмир Шәфигуллин: Кызганычка, юк, чөнки кәнәфи кире кайтарылмый торган товар булып тора. Аны төзекләндергән вакытта кулланып торыр өчен башка җиһаз бирмиләр. Бу шулай ук автомобиль, электр плитәсе, фен, кырынгыч һәм башка шуның ише товарларга да кагыла.

 

Кухняга заказ бирдек тә, килешү төземичә генә, аның яртысын түләп тә куйдык. Хәзер уйга калдык: вакытында ясап китерерләрме? Китермәгән очракта, нишли алабыз?

Исемемне күрсәтмәүне сорыйм

Гүзәл Федорова: Бу – кулланучыларның иң зур хатасы. Беренче чиратта килешү төзергә кирәк. Шуннан соң гына акча түләргә була. Бу очракта бернинди дә гарантия юк һәм, заказ үтәлмәсә, исбатлау да бик авыр булачак.

 

Сәүдә залында товарга бер төрле бәя күрсәтелгән. Кассада башка бәя, гадәттә, артыграк булып чыга. Ни өчен дигәч, сатучылар бәя күрсәтелгән кәгазьне алыштырырга өлгермәдек, диләр. Товар нинди бәядән сатылырга тиеш?

Чулпан. Казан 

Гүзәл Федорова: Киштәдәге товарда нинди бәя күрсәтелгән, сатып алучы шул бәяне курыкмыйча түли ала. Бу – аның хокукы. Сатучыларның «өлгермәдек», «акция бетте» дигән сүзләре товарны арттырып сатуга сәбәп түгел. Мондый очракта кулланучы товарны фотога төшерергә өлгерсә, тагын да яхшырак.

 

Кассада чекны карап тормаган идем. Өйгә кайткач, мин алмаган товарны өстәгәннәрен күрдем. Ул товарны алмауны ничек исбатларга?

Гөлинә Ибраһимова. Биектау районы

Гүзәл Федорова: Мондый очракта мөмкин кадәр тиз арада кибеткә барып, кассирга яки администраторга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин билгеле бер товарны алу-алмавыгызны сез генә дәлилли аласыз. Моның өчен кибеттәге видеокамераларны карарга сак хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

 

Соравым кондитер ризыкларына кагыла. Базарлардан, кибетләрдән килолап печенье, кәнфит алабыз. Сатучы аларның кичәбүген генә китерүләрен әйтеп, сатып җибәрә. Тик өйгә кайткач, ризыкның сыйфатлы булмавы, искергәнлеге ачыклана. Без аларны кибеткә кире тапшыра алабызмы?

Алисә. Казан

Илмир Шәфигуллин: Монда һич икеләнмичә товарны кире тапшыра аласыз. Кабул итмәгән очракта, директор исеменә хат язып, гаризаны почта аша да җибәрә аласыз.

 

Юка кына тукымадан сарафан сатып алган идек. Аны бер көн кигәннән соң, сүтелеп киткән очракта, кире илтеп тапшырсак буламы?

Гөлүсә Галимуллина. Арча

Илмир Шәфигуллин: Әлбәттә, бу очракта ике атна эчендә илтеп тапшыра аласыз.

 

Кеше сүзенә ышанып аптекадан бер төрле дару сатып алдым. Табиб белән сөйләшкәндә ул препаратның миңа туры килмәве ачыкланды. Даруханәдә товарны кире кабул итүдән баш тарттылар. Кабы ачылмаган, кулланылмаган. Аларның гамәлләре дөресме?

Лилия. Әлмәт районы Бишмунча авылы

Гүзәл Федорова: Алда әйткәнебезчә, дару препаратлары  кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегенә керә. Анда медицина товарлары да (тонометр, пульсоксиметр, стетоскоп) керә. Шулай да искәрмә бар. Әгәр сатып алган вакытта дару кабының эчендә күрсәтмә кәгазе (инструкция) булмаса, формасы тартмада язылганнан аерылса, сатып алган вакытта куллану вакыты чыккан булса, яки күләме туры килмәсә, аны кире кайтарырга мөмкин.   

Сатучыга дәгъва (претензия) язарга уйлыйбыз. Бу эшне каян һәм ничек башлыйсы икән?

Илнур Габдрахманов. Зәй районы

Гүзәл Федорова: Беренчедән, дәгъва бланкында документның кемгә адреслануы (оешманың яки эшмәкәрнең исеме), сатучы биргән товар (касса) чегында оешманың реквизитлары, товарның (хезмәтләрнең) кайда алынган булуы күрсәтелә. Икенчедән, үзегез турында тулы мәгълүмат калдырыгыз. Өченчедән, товарны сатып алу вакыты, аның тулы исеме, бәясе, товар чегындагы (номеры һәм датасы) тулы мәгълүматларны языгыз. Шунда ук чекның күчермәсен дә беркетә аласыз. Товарның гарантия вакыты булу-булмавын күрсәтергә һәм аның вакытын да язарга онытмагыз. Дүртенчедән, товардагы җитешсезлекләрне җентекләп күрсәтегез. Бишенчедән, үз таләпләрегезне «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия законында бәян ителгән кулланучы хокукларына (18, 29 статьялары) нигезләнеп куегыз. Шунысы мөһим: сатучы (башкаручы) өчен сайлап алу мөмкинлеген калдырмыйча, төгәл таләп куярга кирәк. Югыйсә ул сезнең мәнфәгатьләрне күз уңында тотмыйча, тәкъдим ителгән вариантларның теләсә кайсын сайлап алырга хокуклы. Шуннан соң, гариза язу көне, имза һәм аның шәрехләмәсе куела. Дәгъва ике нөсхәдә төзелә. Аның берсе сатучыда, икенчесе үзегездә саклана. Шулай ук документны кабул итәргә вәкаләтле затның имзасы һәм аңлатмасы куела. Кушымта буларак, товар чегы, булган очракта, килешү, гарантия талоны күчермәләре беркетелә.

 

Әти июль азагында ковид чиреннән вафат булды. Аның берничә кредиты булган. Берсендә иминият өлеше юк, икенчесендә, бәхетсезлек очрагы булганда гына иминият өлеше кайтарыла, дип язылган. Башка кешесе булмагач, кредитларны миңа түләргә туры килә. Мин аны алты яшемнән бирле күргәнем юк, әни белән аерылышканнар. Шул кредитны түләгәндә берәр ташлама юкмы?

Рифат. Казан

Гүзәл Федорова: Кызганыч, әлеге сорауда ярдәм итә алмыйбыз. Сез мирас хокукы белән шөгыльләнүче юридик фирмага мөрәҗәгать итә аласыз.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов 

 


Фикер өстәү