Интернетлы алыш-биреш: ничек алданмаска?

Тиз булсын! Озаклап, иркенләп кибеттән-кибеткә чабып йөрергә вакыты булмаган халык хәзер интернетта «яши». Шуннан ашау китертә, азык-төлеген, киемен, башка кирәк-ярагын сатып ала. Шуңа күрә күпләрне интернет аша заказ биргәндә ничек алданмаска, үз хокукларыңны ничек белергә дигән сораулар борчый. Иң еш очрый торганнарына Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова җавап бирде. 

Розалия Мәхмүтовна, соңгы вакытта интернет кибетләрдән файдаланучылар саны көннәнкөн арта. Аның өстенлекләре нидә?

– Интернет кибетләрдән файдалануның дүрт өстенлеген билгеләп узар идем. Аның беренчесе, әлбәттә, вакытны янга калдыру. Бу бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен актуаль, чөнки, беренчедән, халык актив тормыш рәвеше алып барса, икенчедән, биредә товарларны өйгә китереп бирү сервислары киң үсеш алган. Икенче өстенлеге – интернетта сатыла торган товарларның бәясе. Чыннан да, китереп бирү бәясен санаган очракта да, аннан сатып алынган товар арзангаракка чыга. Өченчесе – офлайн сатып алырга авыр булган товарларны интернет аша алу мөмкинлеге. Бу бигрәк тә зур булмаган шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләргә уңайлы. Дүртенче өстенлеге – башка сатып алучыларның фикерен белү. Товар рейтингыннан тыш, сатып алучы интернетта аларның кайсы популяр булуын да белә ала.

Товарны интернет аша сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Теге яки бу сайтның ышанычлымыюкмы икәнен кайдан, ничек белергә?

– Сатып алучылар алданмасын өчен, ялган интернет сайтларның төп билгеләрен белеп торырга кирәк. Аның беренчесе – түбән бәя. Биредәге товар бәяләре башка интернет кибетләрнекеннән бик нык аерылып торырга тиеш түгел. Товарны кулга алмыйча, алдан түләү сорау күңелдә шулай ук шик уятырга тиеш. Әгәр шулай да кулга товар алганчы акчагызны күчерергә карар кылсагыз, түләү системаларында сатучының рейтингын тикшерегез. Өченчедән, курьер хезмәте һәм товарны үзеңә барып алу мөмкинлеге булмау. Әлеге факторлар сатып алучыны транспорт компаниясе хезмәтләреннән файдаланырга һәм, әлбәттә, алдан түләп куярга мәҗбүр итә. Нәрсәгә игътибар итәргә? Берничә кибет арасыннан сайлаганда, товарны үзеңә барып алу мөмкин булганын карарга кирәк. Ялганчылар товарны транспорт компаниясенә биреп җибәрү турында ялган квитанция тәкъдим итәргә мөмкин. Болардан тыш сатучы турында мәгълүмат, шул исәптән, телефон номерлары булмау шулай ук шик уятырга тиеш.  Шуңа күрә сатучы турындагы мәгълүматларны игътибар белән укырга киңәш итәбез. Әгәр сайтта кибет адресы күрсәтелгән икән, аның чынлап та булу-булмавын белешегез. Чөнки ялганчылар еш кына ялган яки башка оешмаларның адресларын күрсәтә. Ачык интернет-рейтингларда кибет турындагы мәгълүматны тикшерегез, башкалар калдырган фикерләрне мөмкин кадәр күбрәк өйрәнегез. Сатучының яки кибетнең «тарих»лары булмау да яхшы күрсәткеч түгел. Әгәр интернет-кибет яки сатучының учет язмасы берничә көн элек кенә теркәлгән икән, алар белән килешү төзү куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә күптән түгел генә ачылган интернет-кибетләрдән әйбер сатып алырга ашыкмагыз. Алтынчыдан, товар аңлатмасында төгәлсезлекләр яки ялгышлыклар күрәсез икән, сатып алудан шулай ук тыелып торырга кирәк. Болардан тыш менеджерларның һәм сатучыларның чамадан тыш активлык күрсәтүе дә уяу булу өчен бер сәбәп булып тора. Әгәр товар сатып алганда сатучы сезне кызулата икән, ашыкмагыз. Алдагы киңәшләрне истә тотып, барлык мәгълүматларны да тикшереп чыгыгыз. Кайбер очракларда менеджерлар, сатып алучыда ышаныч тудыру өчен, паспортларының фотосын да җибәрә. Ләкин бу әле тыныч күңел белән акча чыгарып салырга була дигән сүз түгел.

Шунысын истә тотарга кирәк: сатып алу-сату килешүе гамәлдән чыгарылып,   сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарып бирү турындагы таләп суд органнарында гына хәл ителә ала. Әгәр кулланучы сатучының эш-гамәлләреннән канәгать булмаса, ул үзенең яшәү урыны, җавап бирүченең урнашу яки килешүнең башкару урыны буенча судка мөрәҗәгать итә ала.

Товар ошамаса, сатып алучы нишли ала?

– Килешү төзелгәнче, кулланучыга түбәндәге мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш: товарның сыйфаты, сатып алучының адресы, товар җитештерелгән урын, сатучының (җитештерүченең) тулы атамасы, товарның бәясе, аны куллану, китереп бирү шартлары, куллану вакыты. Әгәр шушы мәгълүматлар булмаса, яки дөреслеккә туры килмәсә, сатып алучы товарны кире кайтарып бирә ала.

Интернет аша заказ бирелгән товардан баш тартып буламы?

Интернет аша заказ бирелгән товардан теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин. Ә кулга алган товарны җиде көн эчендә кире кайтарып бирергә була. Сатып алынган әйберне тапшырган вакытта товарны кире кайтарып бирү вакыты һәм тәртибе турында мәгълүмат язма формада тәкъдим ителмәгән очракта, сатып алучы аны 3 ай эчендә илтеп тапшыра ала. Ләкин моның өчен товарның тышкы кыяфәте сакланган булу шарт. Шулай ук әлеге товарны сатып алу шартлары язылган документ һәм түләү кәгазе турында да онытмагыз. Сатып алучы товардагы җитешсезлекләрне бетерүне, бәясен төшерүне, шушы ук яки башка маркадагы товарга алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.

Товар туры килми яки начар сыйфатлы булса, акчаны кире кайтарыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Иң элек кулланучы 20 көн эчендә товардагы җитешсезлекләр турында сатучыга хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен кибет адресына язма рәвештә ике мөрәҗәгать әзерләү кирәк. Аның берсе сатучыга тапшырыла, икенчесе, кул куйдырып алганнан соң, кулланучының үзендә кала. Дәгъвага тиешле документларны беркетү сорала. Ике арада уртак фикергә килмәгән очракта, хәлне суд аша хәл итәргә мөмкин. Консультация алыр өчен кулланучылар шулай ук Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү