Татарстанда балалар бакчасында бер сабый пешкән: прокуратура тикшерү башлаган

Түбән Кама шәһәренең балалар бакчасында бер сабыйның пешү очрагы буенча тикшерү башланган. Бу хакта “Челнинские известия” шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Хәзер медицина экспертизасы үткәрелә. Аның нәтиҗәләре турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана”, – дип билгеләп үтелгән мэриядә.

Исегезгә төшерәбез: 1 яшь тә 7 айлык кызның әнисе социаль челтәрләрдәге постында баласы 2 ноябрьдә балалар бакчасында булганнан соң хастаханәдә сабыйга, арт саны икенче дәрәҗәдә пешкән, дигән диагноз куелуы турында язган. Шул ук вакытта балалар бакчасында үз гаебен танучы табылмаган. Прокуратура да тикшерү башлап җибәргән.

“Миңа 15.10 сәгатьтә тәрбияче шалтыратып, кызыгызның арта саны пеште, килеп алыгыз, диде. Ул тәрбияченең алдында елап утыра иде. Тәрбияче әйтүенчә, кече тәрбияче “тихий час”ка кадәр кызымның арт санын юып, подгузник кидергән һәм йокларга яткырган. “Тихий час”тан соң баланың арт саны пешүн күреп алганнар. 15.30 сәгатьтә мин балалар бакчасында идем инде. Шәфкать туташы белән балалар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә киттек. Биредә безне ашыгыч төстә хастаханәгә салдылар. Диагноз: 2 дәрәҗәдә пешү. Балалар бакчасы үз гаебен танымый”, – дип язган баланың әнисе.

Татарстан прокуратурасы ведомство башлыгы Альберт Суяргулов кушуы буенча балалар бакчасында сабыйның пешүе турында мәгълүматны тикшерә. Килеп туган хәлнең нечкәлекләрен ачыклангач, тиешле чара күреләчәк.


Фикер өстәү