3 яшьлек бала өйдә пешерелгән кәтлит ашап вафат булган

Красноярск краеның Енисейск районында әти-әнисе белән төшке ашны ашаганнан соң өч яшьлек малай вафат булган. Бу хакта “Daily Карелия” Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 1 ноябрьдә көндезге 12ләр тирәсендә бала әтисе, әнисе, апасы һәм өч абыйсы белән өйдә булган. Өйдә әзерләгән кәтлитне ашагач, сабыйның хәле киткән. Аны “Айдар” бистәсенең фельдшер-акушерлык пунктына алып килгәннәр. Ләкин фельдшер ярдәм итә алмаган: малай ике сәгатьтән соң вафат булган.

“Пятый канал” аныклабрак язганча, ир белән хатын башта өй колбасасы әзерләгән. Формаларга тутырылганнан соң калган итне болар грильдә кыздырып ашарга булган.

Ана кеше, ике кәтлит кыздырып, берсен төпчек улына биргән. Ризыкны ашап бетерүгә үк сабыйның эче авырта башлаган, коскан. Ата-ана, куркуга калып, малайны тиз генә хастаханәгә алып киткән. Фельдшер, сабыйны район хастаханәсенә озату өчен, вертолет чакырткан. Әмма сабый табиблар кулына эләккәнче вафат булган.

Кайгыга баткан ана журналистларга сөйләп үткәнчә, барысы да балага ярдәм итәргә ташланган арада өйдә ялгызы калган мәче баласы идәнгә төшкән кәтлит кисәген ашап үлгән.

Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү үткәрелә. Баланың үлеме сәбәбен ачыклау максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.


Фикер өстәү