Каракалпакстанда «Алабуга» МИЗ һәм «Химград»ның проектлары барлыкка килергә мөмкин

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанның элеккеге территориаль мамык терминалы биналарын карады. Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе Үзбәкстанда эш сәфәрендә.

7 мең квадрат метр мәйданлы объект Нукус үзәге янында урнашкан. Якында тимер юл тармагы үтә.
Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ һәм «Химград» АҖ җитәкчелегенә территориянең потенциалын өйрәнергә һәм биредә урнаштырылырга мөмкин булган проектларны анализларга кушты. «Энергия ресурслары булу, җитәрлек күләмдә мәйданнар, отышлы салым режимы һәм иң мөһиме – эшче кадрлар – бу база булса, эшләп була», – диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе кадрлар әзерләү өчен белем бирү үзәген оештыруның мөһимлегенә игътибар итте.

Визиты нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов эш төркеме оештырырга һәм тәкъдимнәр кертергә кушты.


Фикер өстәү