Бер караның бер агы: 5 елдан соңгы икътисад турында ни фаразлыйлар?

Чикләүләр тагын биш ел дәвам итсә, икътисадны тулысынча торгызып бетерергә мөмкин. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шулай дип белдерде. Министр фикеренчә, икътисадта катлаулы вазгыять хөкем сөрсә дә, Татарстан сәнәгате үсә бирә.

– Бүген бездә сәнәгать үсеше индексы 109,8 процент тәшкил итә. Бу – безнең икътисад, кайбер төр комплектлаучы детальләргә кытлык кичерүгә карамастан, үсә башлады дигән сүз. Көндәшлек юк икән, димәк, сәнәгать үсеше өчен менә дигән чор җиткән, – ди Олег Коробченко.

Дөрес, республикада торгынлык кичергән юнәлешләр дә бар анысы. Әйтик, әлегә Татарстанда җиңел машина һәм резин-техник эшләнмәләр җитештерү аксый. Әмма министр моны вакытлы күренеш дип саный. Ник дигәндә, Алабуга һәм Чаллыдагы заводлар тиздән бу эшкә керешәчәк. Олег Коробченко Тольяттиның Татарстанда җитештерелгән шиннарны кулланучы «АвтоВАЗ» оешмасы эшчәнлеге яңаруга да зур өметләр баглавын яшермәде.

– Аннары безнең эшләр тагын да алга китәчәк. Кайбер кыенлыклар булса да, нефть табу, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина, судно төзелеше, авиатөзелеш тармаклары – үсештә. Бу уңайдан борчылырга кирәкми. Чикләүләр тагын биш ел дәвам итсә, икътисадны тулысынча торгызып бетерер идек, – ди министр.

Олег Коробченко фикеренчә, чит илләр белән мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы да вакытлыча, 2–3 елдан ике арадагы күпер кабат яңарачак. Канада, Литва, Франция, Финляндия, Чехия кебек илләрдә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының вәкиллекләре әле дә эшләвен дәвам иттерә.

«Без, әлеге вәкиллекләрне ябып, аларны чит илләр белән мөнәсәбәтләр уңайлангач кына ачып, шактый акчаны янга калдыра алабыз. Әмма мөнәсәбәтләрне өр-яңадан башлау бик кыен булачак. Шуңа күрә бу вәкиллекләрнең элеккечә үк эшләп торуы яхшырак. Икътисад барыбер җиңәчәк, 2–3 елдан мөнәсәбәтләрне яңадан җайга салырга кирәк булачак, – диде министр.

Коробченко сүзләренә караганда, республиканың дус булмаган илләрдәге вәкиллекләрендә хезмәт куючыларның эше бүген бермә-бер арткан. Әйтик, Франциядәге вәкиллекләрдә эшләүчеләр хәзер Төньяк Африканың халкы француз телендә аралашкан илләре, шул исәптән Сенегал белән элемтәләрне җайга салырга ярдәм итә икән. «Үзәк Европа вәкиллеге хезмәткәрләре башка илләрдә алмаш табып булмаган товарларны импортлау белән шөгыльләнә. Күрүебезчә, дус булмаган илләрдәге Татарстан вәкилләренең эше баштан ашкан», – ди министр.

Шул рәвешле, Татарстанның икътисади яктан авыр 1990 нчы елларда барлыкка килгән Сәүдә-сәнәгать палатасы бүгенге катлаулы вазгыятьтә дә уңышлы гына эшләвен дәвам иттерә. Аның җитәкчесе Шамил Агиев сүзләренә караганда, Палата утыз елдан бирле республика эшмәкәрләре мәнфәгатьләрен кайгырта. Хезмәттәшлек күперен ныгыту максатыннан, чит илләргә эшлекле сәфәрләр оештырыла. Узган елның 1 октябрендә  Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында бу максаттан Халыкара хезмәттәшлек бүлеге дә булдырылган.

– Быелгы ун айда безгә эшмәкәрләрдән 4952 мөрәҗәгать килеп иреште. Гыйнвар – октябрь айларында барлыгы 484 очрашу оештырылды. Безгә кушылган эшмәкәрләр саны елдан-ел арта бара. Татарстандагы 88 оешма Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасына әверелде. Бу эшмәкәрләрнең безгә ышануы хакында сөйли, – ди Шамил Агиев.

Ел башыннан бирле Палатаның сертификация бүлеге тарафыннан оешмаларга товар үткәрү өчен 8,1 меңнән артык сертификат тапшырылган. Бу документ Ерак һәм Якын Көнчыгыш илләренә товар чыгару өчен кирәк. «Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы белән дә актив эшли. Эшмәкәрлек субъектларының инвестицион активлыгын тәэмин итү – безнең төп максат», – ди Шамил Агиев.

Утырышта мобилизациягә эләккән эшмәкәрләргә каралган ярдәм чаралары турында да сүз булды. Олег Коробченко сүзләренә караганда, әлегә алар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Килеп туган вазгыятьнең эшмәкәрлек тармагы өчен дә зур сынау булуын яшерми ул.

– Хәрби комиссариат вәкилләре килеп, кайбер белгечләрнең Ватан алдындагы бурычын үтәргә китәчәген хәбәр иткәч, оешманың эшчәнлеге тукталырга тиеш иде кебек. Әмма бу хәлдән дә чыгу юлын таптык. Кешеләр җыеп, оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин иттек, – ди Коробченко.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү