Вазгыять һәм гамәл. Татарстанда банк системасын үстерү турында сөйләштеләр

Дустанә булмаган илләргә ышаныч юк, үз көчеңә таянырга кирәк. Казанда узган «XXI гасыр Россия банклары» халыкара банк форумында бу фикерне еш ишетергә туры килде. Форумда катнашучылар килеп туган вазгыятьтә илнең банк тармагын үстерү, камилләштерү юлларын эзләде. Шактый саллы тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, өлешчә мобилизациядә катнашучыларның кредит буенча түләүләре кичектереп торылырга мөмкин. Белгечләр SWIFT халыкара түләү системасыннан тулысынча баш тартып, исәп-хисапларны милли валютада гына башкару да яклы.

Унтугызынчы тапкыр уздырылучы форумның быелгысы Казанда үтте. Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, халыкара форумны уздыру урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлаулары юкка түгел.

– Бүген Татарстан, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, төбәк банклары сакланып калган бердәнбер төбәк булып тора. Соңгы елларда шактый төбәк банклары ябылды бит. Икенчедән, киләсе елдан Россиянең банк системасына ислам финансларын гамәлгә кертү буенча тәҗрибә башланачак. Анда Татарстан да катнашачак. Безнең республикадан башка ислам финансларын уңышлы гына гамәлгә кертеп булмаячагы көн кебек ачык, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ислам банкингы юнәлешендә республиканың тәҗрибәсе барлыгын искәртте. «Татарстан ислам банкингының күп кенә алымнарын сынап карар, аларны башка төбәкләрдә дә кулланып булыр дип ышанам», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, банк тармагы яңа шартларда икътисад үсешенә бик нык ярдәм итә.

– Хәзерге вакытта барлык төр кредитларның 37 процентын кече һәм урта эшмәкәргә бирелгәннәре тәшкил итә. Бу сан югарырак булырга тиеш, чөнки кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы вазгыять үзгәрешләренә сыгылмалы җавап кайтара, халыкны эш белән тәэмин итә, – ди Президент.

Рәсми саннарга күз салсак, бүген республика оешмалары белән халкына бирелгән кредит күләме 1,4 трлн сумнан артып китә. Шуларның 380 млрд сумын торак сатып алырга һәм төзелеш тармагына ярдәм итәргә мөмкинлек биргән ипотека кредитлары, 60 млрд сумнан артыгын – агросәнәгать комплексы кредитлары, 250 млрд сумнан артыгын эшкәртү тармагы кредитлары тәшкил итә.

Соңгы елларда республика халкының банкларга ышанычы да арткан. Ел башыннан бирле банкларга ясалган кертемнәр күләме 6 процентка үскән. Гомумән алганда, республикада җәлеп ителгән акча күләме 1,8 трлн сумга җиткән. Шуларның 800 млрд сумын халык тарафыннан ясалган кертемнәр тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов китергән саннардан аңлашылганча, республиканың сәнәгать оешмаларындагы җитештерү күрсәткечләре бер ел эчендә 5 процентка арткан. «Бу шулай ук банк системасының тотрыклы эшләвен раслый торган тагын бер күрсәткеч булып тора. Авырлыкларга карамастан, ышанычлы адымнар белән алга баруыбызны дәвам итәбез. Дөрес, логистика, комплектлаштыру мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар бар. Әмма без аларны хәл итү юлларын табабыз», – диде Президент.

Форумда төбәк банкларына күп кенә федераль программада катнашу юлларын җиңеләйтү турында да фикер алыштылар. «ВТ» хәбәрчесе белән аралашу барышында Фәнис Хөсәенов моны республика өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип атады.

– Күп кенә эре авыл хуҗалыгы оешмалары акчаны федераль банклар аша ала. Ник дигәндә, федераль банкларга бу ставка буенча компенсация кайтару җайлырак. Төбәк банклары исә бу мөмкинлектән файдалана алмый. Шуңа форумда бу мәсьәләнең дә каралуы бик яхшы. Цифрлы инфраструктурага янаган куркынычлар турында сөйләшүләре дә көн кадагына туры килә. Күреп торабыз, финанс мошенниклык очраклары арта бара. Мошенниклар халыкның финанс белеме җитмәүдән оста файдалана. Бүген хәтта законлы финанс оешмалары да, халыкның шушы көчсез ягыннан файдаланып, аларга кирәкмәгән хезмәтләрне тагарга тырыша. Үзәк банк мондый алдау-елдау очракларын булдырмас өчен бик күп чаралар күрә. Әмма болар гына җитәрлек түгел, – ди белгеч.

Якын арада өлешчә мобилизациядә катнашучыларның кредит буенча түләүләре кичектереп торылырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков форум барышында шундый тәкъдим җиткерде.

– Кредит каникулларына кабат ихтыяҗ туды. Якын арада шул хакта закон проекты кертергә җыенабыз. Өлешчә мобилизациядә катнашучыларның күбесенең банкта кредитлары бар. Хәрби бурычларын башкарган чорда кредит түләү кыенлашачак. Безгә хәрби бурычын башкарган кеше банк алдындагы бурычлары өчен ут йотмаслык шартлар тудырырга кирәк, – диде ул.

Форум кысасында SWIFT халыкара түләү системасыннан тулысынча баш тартып, исәп-хисапларны милли валютада гына башкарырга кирәк дигән фикер дә яңгырады. «ВТБ» башлыгы Андрей Костин фикеренчә, чикләүләр кертелгәнче бу мәсьәлә алай ук кискен тормаса да, хәзер инде сүздән эшкә күчәр чак җиткән.

– Бүген бу безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе булырга тиеш. SWIFT системасына мохтаҗлык тудырмый торган көчле түләү системасы булдырырга кирәк. Без хәтта Евразия икътисади берлеге кысаларында башкарылган исәпләүләрдә дә әле һаман SWIFT системасын кулланабыз бит. Моны туктатырга кирәк. Бездә Кытай, Казахстан кебек күп кенә илләрдәге кебек финанс хәбәрләрне тапшыру системасы бар. Безгә әнә шуннан файдаланырга кирәк, – диде Костин үз чыгышында.

Файда димәктән, белгечләр Казанда узган форумның республика өчен тагын бер зур файдасы булачак дип фаразлый. КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох фикеренчә, әлеге форум Татарстанга күп кенә башка эре банкларны да җәлеп итәргә булышачак.

– Татарстан – үзенең көчле банк системасы булган төбәк. Республика банк системасын, банк продуктларын үстерү белән дә ныклап кызыксына. Моннан тыш Татарстан капитал кулланучы иң эре төбәк санала. Республика үсә, үзгәрә, икътисад, авыл хуҗалыгы тармаклары үсештә. Казанда узган банк форумы, мөһим мәсьәләләр күтәрүе белән беррәттән, Татарстанга республика үсешенә ярдәм итәрлек башка эре банкларны да җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, – ди белгеч.

Игорь Кох берочтан халыкны борчыган актуаль сорауга да ачыклык кертте. Ни өчен төп ставка төшсә дә, бәяләр үсә бирә?

– Үзәк ставка югары булганда, бәяләр үсеше акрыная. Түбән ставка исә, киресенчә, товарларның кулланылышын арттыра, нәтиҗәдә бәяләрнең артуына китерә. Бәяләр туктап тормый, һәрчак үсә. Әмма алар чамадан тыш зур тизлектә үсә башласа, Үзәк банк төп ставканы күтәрергә мәҗбүр була. Бәяләр акрын үскәндә, Үзәк банк, җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән, төп ставканы да бераз төшерә. Бүген бәяләр үсүе акрынайды. Ул гына да түгел, соңгы бер-ике айда гомумән дифляция күзәтелә. Шуңа күрә Үзәк банк та төп ставканы төшерде, – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү