Татарстанда реконструкциядән соң «Идел» М-7 автомобиль юлының 735-753 чакрымнары участогы ачылды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү-Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа автомобиль юлының 735-753 чакрымнардагы участогын реконструкциядән соң ачу тантанасында катнашты.

Реконструкция 2019 елда башланган, аның максаты – 17,281 чакрым озынлыктагы юл участогын ІБ категориясе дәрәҗәсенә җиткерү. Участокта хәрәкәт полосалары санын икедән дүрткә җитте. 20 см калынлыктагы асфальт-бетонның өч катламы җәелгән, шулай итеп аның ныклыгы һәм чыдамлыгы арткан. Автомобиль юлы участогын реконструкцияләү барышында 6 яңа юл үткәргеч төзелгән.

Татарстан Президенты юлчыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бездә куелган барлык бурычларны хәл итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, юл эшләре зур күләмдә башкарыла. «М-7 һәм М-12гә күз салсак, моңарчы бу кадәр эш башкарылганы юк иде. Без Президентыбыз Владимир Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәткә һәм якташыбыз – Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллинга рәхмәтлебез. Иң мөһиме – юлчыларыбыз, сезгә зур рәхмәт!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Самарьянов әйтүенчә, М-7нең Татарстандагы өлеше тулысынча 4 полосалы булачак. Ул Рөстәм Миңнехановка республика территориясендә һәр юл проектын гамәлгә ашыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

 


Фикер өстәү