18 яшькә кадәрге 4 баласы булган ирләрне мобилизациядән азат итү тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Думасының барлык фракцияләре депутатлары 18 яшькә кадәрге 4 баласы булган аталарны өлешчә мобилизациядән азат итү турында закон проектын керткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Күп балалы аталарны өлешчә мобилизациядән азат итү өчен балалар яшен 18 гә кадәр күтәреп, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертергә кирәк дип саныйбыз”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.

Бүгенгә, “Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында” закон нигезендә, 16 яшькә кадәрге 4 һәм аннан күбрәк бала үстерүчеләр өчен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру кичектерелә.


Фикер өстәү