Балалар омбудсмены аппараты броньлы кешеләр исемлеген киңәйтү буенча эшли.
Россиядә өч балалы яки инвалид балалы аталарны өлешчә мобилизациядән азат итәргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта балалар омбудсмены аппараты шушы мәсьәлә буенча эшли.
— Броньлы кешеләр исемлеген киңәйтү, аңа өч бала яки инвалид бала тәрбияләүче аталарны да кертү үтенече белән күп кенә мөрәҗәгатьләр алабыз. Бу үтенечләрне аңларга мөмкин, – дип язган Мария Львова-Белова үзенең телеграм-каналында.
Балалар омбудсмены билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта хәрби хезмәтне кичектерүгә хокуклы кешеләрнең, шул исәптән дүрт һәм аннан күбрәк балалы аталарның повесткалар алуы учет мәгълүматларының тулы булмавына бәйле.