Ике балалы ир-егетләр өлешчә мобилизациядән азат ителә: тик бер шарт белән

Хатыннары өченче йөкле булган ике балалы ир-егетләр өлешчә мобилизациядән азат ителә. Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре буенча комитеты башлыгы Нина Останина шулай дип белдергән.

“Генераль штаб директивасына хатыннары өченчегә йөкле булган (көмән кимендә 22 атналык булырга тиеш) ир-атларны өлешчә мобилизациядән азат итүгә кагылышлы үзгәрешләребез кабул ителгән, – дип язган депутат үзенең телеграм-каналында.
Моннан тыш, Останина аныклап үткәнчә, инвалид балалы аталар да, гаиләдә балалар санына бәйсез рәвештә, өлешчә мобилизациягә эләкми.


Фикер өстәү