Газетага язылу

25 ноябрьдә Казан белән Үзбәкстанның Фирганә шәһәрен туры авиарейс тоташтырачак

Nordwind Airlines авиакомпаниясе 25 ноябрьдә Казаннан Фирганәгә туры рейс ача. Рейслар - чәршәмбегә, ә Үзбәкстаннан Татарстанга пәнҗешәмбегә билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Самолет Казаннан җирле вакыт белән 22.30 сәгатьтә кузгалып китеп, 4.00 сәгатьтә Фирганәдә булачак.

Фирганә – Казан рейсы 26 ноябрьдә ачыла. Очкычлар җирле вакыт белән 6.15 сәгатьтә кузгалып, 8.05 сәгатьтә Казанда булыр дип көтелә.

«Яңа юнәлеш ачылгач, пассажирларга Казан аэропортында күчеп утырып, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Калининград, Иркутск һәм Уфадан Фирганәгә барып җитүе уңайлырак булачак», – диелә хәбәрдә.

Маршрутта 220 пассажирга исәпләнгән Airbus А321 самолетлары җәлеп ителәчәк.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре