Газетага язылу

Ләйлә Фазлыева сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

30 октябрь – Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

«30 октябрьдә ил тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсен билгеләп үтәбез, – диелгән анда. – «Хәтер» сүзе тәгаен эчтәлек белән: искә алырга гына түгел, бәлки үткәнгә бик игътибарлы һәм намус белән карарга мәҗбүр иткән исемнәр, даталар, язмышлар белән сугарылган көн бу.

Күп еллар буе тарихчы-галимнәр, архивчы һәм эзтабарлар вакыйгаларның коточкыч елъязмасын торгызган. Әлеге эшнең нәтиҗәсе – Татарстан Республикасының 28 томлык Хәтер китабы. Барлыгы 54 727 якташыбыз – гаделсезлеккә дучар булган, якыннарын югалткан, коточкыч кимсетелүләр һәм авырлыклар аша узган кешеләрнең тулы бер буыны  китап битләренә мәңгегә кереп калган.

Хәтер көнендә бөтен республика күләмендә хәтер акцияләре һәм матәм чаралары уздырыла. Лагерьлар һәм сөргеннәрдән кире кайтмаучылар алдында түбәнчелек белән баш иябез, исән-сау калып, туып-искән җиренә мәхәббәтен һәм кешеләргә ышанычын саклаучыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Безнең уртак әхлакый бурычыбыз – узгандагы фаҗига башка беркайчан да кабатланмасын өчен тарихи дөреслекне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру.

Хөрмәтле ветераннарыбызга һәм шул елларның авыр истәлеген йөрәкләрендә саклаучыларның һәркайсына нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре