Өч балалы аталарга мобилизация буенча хәрби хезмәтне кичектерүне туктатырга мөмкиннәр

Забайкалье судлары күп балалы хәрбиләрне өйләренә кире кайтару турында карарларны юкка чыгара башлаган да инде.

Россиядә 3 балалы аталарга мобилизация буенча хәрби хезмәтне кичектерүне туктатырга мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

Останина язганча, кичектерүгә нигезне юкка чыгару турында аңа Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Ирина Киркора декабрь аенда хәрби комиссариатларга җибәрелгән ниндидер документка, шулай ук Генераль штабтагы чыганакка таянып хәбәр иткән. “Агора” хокук саклау төркеме башлыгы Павел Чиков мәгълүматларына караганда, Забайкалье судлары инде мобилизация кысасындагы чакырылган күп балалы хәрби хезмәткәрләрне кире кайтару турында карарлары юкка чыгара дабашлаган. Ул шулай ук Дагыстанда да 3 балалы аталарга хәрби хезмәтне кичектерүдән баш тартырга мөмкин булуларын белдергән.

Күп балалы аталарга хәрби хезмәтне кичектерүне юкка чыгару турында Chita.Ru басмасы да Забайкалье крае хәрби комиссары Сергей Шуваловның сүзләренең таянып язган.


Фикер өстәү