Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне тикшерергә кушты

Татарстан Президенты республика мәктәпләрендә иминлек мәсьәләсен тикшерергә кушты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Күчмә төркемнәр Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән төзелә. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Президентка вәзгыять турында хәбәр ителәчәк», – диде ул
Инде хәбәр иткәнебезчә, Ижаудагы атыштан соң Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр.

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә хәвефле төймәләр, видеокүзәтү системалары һәм керү-чыгу системасы эшен, шулай ук сак хезмәткәрләренең эшчәнлеген тикшерәләр.


Фикер өстәү