Владимир Путин 2023 елдан балалы гаиләләргә яңа бердәм пособие түли башларга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, инде берничә ел дәвамында балалы мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие булдыру буенча әзерлек эше алып барыла. “Известия” язганча, яңа ярдәм системасы бернигә карамастан тормышка ашырыла башларга тиеш.

“Үзебез омтылган нәтиҗәгә ирешүнең бик озак һәм озын юлы булды бу. Ул киләсе елдан тормышка ашырыла башларга тиеш”, – дип билгеләп үткән Президент гаиләле балаларга ярдәм итүгә багышланган киңәшмәдә.

Путин басым ясап әйткәнчә, балалы гаиләләр аерым игътибарга мохтаҗ. Мондый гаиләләрнең кеременә бәйле вазгыятьне даими контрольдә тотарга кирәк, дип искәрткән дәүләт башлыгы.
Моннан тыш киңәшмәдә Россия вице-премьеры Татьяна Голикова балалы гаиләләргә ярдәм итү системасын булдыру эшенең төгәлләнеп килүен белдергән. Бу система алга таба, кирәк булуга карап, берникадәр үзгәртелергә мөмкин.

Россия Президенты шулай ук ана капиталы программасының 2026 ел азагына кадәр озайтылуы турында хәбәр иткән. Ул гаиләләргә фәкыйрьлек куркынычы янавын бетерүнең дәүләтнең төп бурычы булып торуын басым ясап әйткән.


Фикер өстәү