Буага егылып төшкән14 яшьлек кызын коткарганда, әнисе дә суга батып үлгән

Хәзерге вакытта суд-медицина тикшеренүе уздырыла.

Мәскәү өлкәсенең Талдомск районы Бельское авылында 14 яшьлек кызы белән әнисе буада батып үлгән. Бу хакта “РЕН ТВ” хәбәр итә.

Әнисе кызы белән “Ягодное” бакчачылык ширкәтенең янгын сүндерү очрагы өчен булдырылган буа тирәсендә һава сулап йөргән була. Үсмер, буа кырыена килеп баскач, таеп китә һәм суга егылып төшә. Әнисе кызы артыннан суга сикерә. Әмма кызын да коткарып кала алмый, үзе дә һәлак була.
Хәзерге вакытта моргта суд-медицина тикшерелүе уздырыла.


Фикер өстәү