Алтайдагы юл һәлакәтендә профессор Диләрә Тумашеваның кызы һәлак булган

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова һәлак булган. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның сеңлесе. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

31 июльдә Алтай Республикасының Чемал районында трассада 20 турист, шул исәптән ике бала булган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры – 68 яшьлек Ләйсән Абдулхакова һәлак. Ул Казаннан ял итәргә килгән. Шулай ук алты кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ике шофер да тикшерү узган һәм аек булган, дип яза «Комсомольская правда».

Алтай Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, HINO йөк машинасының 55 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, микроавтобусның ян өлешенә бәрелә. Микроавтобус Татарстаннан, Самара һәм Мәскәү өлкәләреннән Таулы Алтайга ял итәргә килгән туристларны ташыган. Салонда барлыгы 20 кеше: шофер, гид һәм 18 турист, шул исәптән, ике бала була. Туристлар төркеме Чичкыш шарлавыгын карарга экскурсиягә барган.

 

«Ләйсән Равилевна, урыныгыз оҗмахта булсын! Туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Затлы нәсәл варисы Алтайда авариядә һәлак булган. Бик кызганыч, ышанып булмый», — диде КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова. «Ул рус филологиясе факультетыннан пенсиягә киткән иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина.

Тел белгече белән хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак. «Ләйсән Равилевнаның иренә шулай ук зыян килгән, ул Ләйсән Равилевнаны Казанга алып кайта. Гаиләгә матди яктан ярдәм итәсегез килсә, лаборантыбыз Юлия Владимировнага акча күчерә аласыз, соңыннан җыелган акчаны без аларга тапшырырбыз. Юлия Владимировнаның номеры: 89655865427», — дигән Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Фәнүзә Тарасова.

 


Фикер өстәү