Казанда Mercedes машинасының тәрәзәсен ватып яндырганнар

Казанның Совет районында Mercedes-Benz машинасына ут төркәннәр, полиция хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Совет районында Mercedes-Benz януы турында хәбәр 3:20 сәгатьтә килгән булган. Урынга 6 нчы янгын-коткару часте бүлеге бара. Машинаның салоны янган, янындагы машиналарга ут кабу куркынычы янамаган. Алты минут эчендә янгынны сүндергәннәр.

Хокук саклау органнары ачыклаганча, билгесез ир-ат машинаның пыяласын ваткан һәм эчкә ут төртеп качкан.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре видеоязмаларны өйрәнә.


Фикер өстәү