Татарстанда бер ир хатыны белән баласын коткарганда батып үлгән

Кама буйлап көймәдә йөзәргә чыккан гаилә фаҗигага тарый. 32 яшьлек гаилә башлыгы кызы һәм хатынын коткарганда вафат була.

«Кечкенә кызлар әтиләренең өйләренә кайтмаячагын аңламый әле», — ди хатыны Алия.

Мәрхүм әле күптән түгел генә бензовоз йөртүче булып эшкә урнаша, яллар алдыннан командировкадан әйләнеп кайткан була. «Шимбә көнне, 4 июльдә, бергә табигатькә барырга, ял итәргә булдык, – дип искә ала ханым. — Көндез Ык Тамагы авылы янында Кама елгасы ярында тукталдык. Ә кичен көймәдә йөзеп килергә булалар. Альфред, Алия һәм кечкенә кызлары көймәгә утыра. Ярда, 8 яшьлек кыз каравы астында тугыз айлык сабыйлары кала.
17 сәгать тирәсендә, кискен маневр нәтиҗәсендә, ярдан якынча 300 метр ераклыкта, көймәнең хуҗасы һәм барлык пассажирлар да суга килеп төшә. Көймә тиз арада су астына китә. Бата башлаган кешеләргә тотынырга әйбер дә калмый. Алия аңлатканча, ул бераз йөзә белә, әмма ире Альфред көчле куллары белән аны һәм кызын өслектә тота, ул вакытта ярдәм килеп җитмәгән була. бераздан ул арый, су йота һәм бата башлый. Бәхеткә, ярдәм турындагы кычкыруларны ерак түгел үз көймәсендә йөзеп барган ир-ат ишетеп ала. Ул, Альфредтан тыш, барысын да коткарып, ярга илтә. Аның гәүдәсен ярга коткаручылар тартып чыгара.


Фикер өстәү