Татарстанда янгынннан соң 3 ай эчендә торгызылган мәчет кабат ачыла

Иртәгә Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчетне тантаналы рәвештә ачылачак. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре һәм башкалар тантананың мәртәбәле кунаклары катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районының Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан иде. 2002 елда төзелгән агач бина тулысынча диярлек янып бетте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан акча җыю игълан иткәннән соң, ремонт-төзекләндерү эшләренә Татарстанның төрле почмакларыннан бер ай эчендә 1 миллион сумнан артык акча җыелган.

 

 


Фикер өстәү