Янгын чыгып мәчетсез калган авыл халкы: «Мәчетсез калгач, утырып еладык»

Ютазы районының Иске Каразирек авылы мәчетсез калган. Узган атнада янгын чыгып, ике авыл халкына хезмәт иткән гыйбадәт йорты яраксызга әйләнгән. Авыл халкы элеккегечә азан моңнары ишетергә хыяллана.

– Кичке сәгать 4 нче яртылар тирәсендә кызым белән бакча җыештырып йөри идек. Башка вакытта җил булса, ул көнне бик тыныч иде. Мәчет тәрәзәсе ватылган тавыш ишеттек. Әллә берәр карак-мазар кергәнме, дип уйладык. Карантин вакытында урамда йөргән кеше дә юк. Барысы да кинәт кенә булды. Кызым Кадрия, төтен чыкканын күреп, күршеләрне чакырырга йөгерде. Мин телефон аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттем. Янгынны сүндерү берәр сәгатькә сузылгандыр. Мәчетсез калгач, утырып еладык, – ди мәчет янәшәсендә яшәүче укытучы Гөлназ Рәхимова. – Авыл җирлеге өмә ясап, бүрәнәләрне җыештырды. Урамга чыккан саен, шул якка таба борылып карыйм, чөнки мәчет җитми. Имамыбыз Фоат абый тырышлыгы белән салынган иде ул. Ташландык бакча урынын гөлгә әйләндерде. Хәзер менә шул матурлык, авылга иңгән нур җитми. Әгәр ул бу эшне башламаса, азан тавышын да ишетмәгән булыр идек. Бик итагатьле, авыр чакта беренче булып ярдәм кулы суза торган кеше.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчет 2002 елда төзелгән. Ул ике авыл халкына хезмәт иткән, әмма коронавируска бәйле вазгыять аркасында ябык булган. Хәзерге вакытта янгыннан зыян күрүчеләр юк, аның килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә. «Зәкят» хәйрия фонды Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу өчен акча җыю хакында игълан иткән. Шулай ук авыл имамы Фоат абыйның тормыш иптәше Нәсимә апа да бу эшне оештырып җибәргән.

– Иремнең бер көн дә мәчетне караучысыз калдырганы юк иде. Көн саен өйлә, ахшам намазларына йөрде. Яше 80дә булгач, калганнарын өйдә генә укыды. Шушы вирус зәхмәте аркасында мәчеткә йөри алмады. 65тән өлкәннәргә урамга чыгарга ярамый диделәр. Мәчетне 18 ел буе бер дә күз уңыннан ычкындырмады. Ирем каравылчы да, электрик та, ишегалды себерүче дә, имам да булды. Мәчеттә намазлар укылмаганга, Аллаһ Тәгалә шундый сынау, җәза биргәндер дип уйлыйм, – ди Нәсимә апа Заһриева. –Күрше авылдан да җомга намазына йөрделәр. Барлыгы 15ләп кеше җыела иде. Мәчет эчендәге урындык, келәмнәр – барысы да яраксыз хәлдә. Мәчетне төзергә ярдәм кирәк. Кайбер игелекле кешеләр ярдәм кулын суза башлады инде. Тамчыдан күл җыела. Аны Саклык банк картасына, 2202200565941265 номерына сала аласыз.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды дин кардәшләребезне бу эштән читтә калмаска чакыра. Пәйгамбәребез: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт төзер», – дигән. Бергә ярдәм итик!

Сәрия Мифтахова

Финанс ярдәмен түбәндәге реквизитларга күчерергә мөмкин:

  1. Карта СБ 63900 262901 4626229 на имя Альметова Ильнура Махмутовича.
  2. Полное наименование организации – Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации – Фонд «Закят»

Генеральный директор – Марданов Булат        Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805


Фикер өстәү