Миңнеханов: Казан һәм Ульяновск арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциал югары

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. «Иннопром — 2023» күргәзмәсендә өлкә стенды янында яклар төбәкләр арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү перспективалары хакында фикер алышты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башланыр алдыннан Миңнеханов һәм Русских төбәкнең сәнәгый потенциалы, шул исәптән «Соллерс-Атлант» шассиендагы ашыгыч ярдәм машинасының функционалы белән танышты.

«Безнең сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен перспективалар яхшы», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы мәгълүматлар буенча, төбәкләр арасындагы товар әйләнеше 7 миллиард сум тәшкил итә. «Соллерс-Атлант» шассиенда ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре җитештерү буенча «Соллерс-Алабуга» һәм «Автодом»ның уртак проекты Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы уңышлы кооперация үрнәге булып тора.

Алексей Русских, үз чиратында, Татарстан делегациясен бизнес-миссия белән Ульяновск өлкәсенә чакырды. Сүзенең ахырында ул Ульяновскиның Татарстанга елга маршрутлары ачуга карата кызыксындыру белдерүенә игътибар юнәлтте.

 


Фикер өстәү