Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлыйлар

Бүген Россия һәм Европа күләмендә абруйлы сәясәтче, утыз елга якын гомерен парламент эшчәнлегенә багышлап, халыкның ышанычын, коллегалары арасында какшамас ихтирам-хөрмәт яулаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне.

Федераль Җыенның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко аңа эчкерсез котлау сүзләре юллаган. “Гаять мөһим эштә зур тәҗрибәгә, Татарстан Республикасы хакына зур казанышларга ия булучы кеше Сез, – диелган аның котлау телеграммасында. – Тел-теш тидергесез профессионал, барлык кыенлыкларны җиңә алучы, якташларының мәнфәгатьләренә тугрылыклы хезмәт итүче нык сүзле кеше буларак абруй-хөрмәт казандыгыз. Алга таба да республиканың социаль-икътисадый мөмкинлекләрен тормышка ашыруга төрле яклап ярдәм итәчәгегезгә иманым камил”.

“Төбәк карарларын закон нигезенә салып, сайлаучылар мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүче кеше буларак, Татарстан Республикасын үстерүгә саллы өлеш кертеп киләсез, – дип билгеләп үткән Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең котлау телеграммасында. – Уңышлар, нык сәламәтлек, иң изге теләкләр телим!”.
“Күп еллар буе Татарстан Дәүләт Советының алыштыргысыз Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре булып торасыз. Туып үскән республикабызга һәм илебезгә файдалы булу омтылышыгыз турында сөйли бу, – дип басым ясап әйткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында. – Сезгә, гаять тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе буларак, бетмәс-төкәнмәс илһам, киң колачлы эшегездә көч-куәт, ниятләнелгәннәрегезгә ирешүдә уңышлар телим! Аларның, һичшиксез, сөекле Татарстаныбыз һәм халкыбыз иминлегенә бәйле буласына ышанам!”.
“Туган көнегез уңаеннан нык сәламәтлек, иминлек, җаваплы эшчәнлегегездә зур уңышлар теләргә рөхсәт итегез, – диелгән Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошановның котлавында. – Казахстан белән Россиянең стратегик партнерлыгы кысасында Казахстан белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең алга таба да динамикалы төстә үстереләчәгенә ышанам”.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Россия субъектларының дәүләт хакимияте законнар чыгару органнары җитәкчеләреннән, төбәкләр башлыкларыннан, Дәүләт Думасы депутатларыннан, чит илләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкилләре җитәкчеләреннән котлау телеграммалары килү дәвам итә.


Фикер өстәү