Казан автомобильләрне интернет аша сатып алучылар саны буенча лидерлар өчлегенә кергән

Беренче һәм икенче урында – Мәскәү, Санкт-Петербург.
Казан автомобильләрне интернет аша сатып алучылар саны ягыннан Россия шәһәрләре арасында өченче урынга чыккан. Фәкать Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр генә “корыч ат”ны өйләреннән чыкмыйча гына казанлыларга караганда күбрәк сатып ала икән.

“СберАвто” рейтингы мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында “авто”ны интернет аша сатып алучылар саны биш тапкыр арткан. Шул ук вакытта Kia Rio һәм Renault Sandero иң популяр маркаларга әйләнгән. Машина бәясе уртача 1,195 миллион сум тәшкил иткән.

Мәскәүдә исә Toyota Camry, Skoda Octavia һәм Volkswagen Tiguan интернет аша иң күп сатылучы машиналарга әйләнгән. Ә инде Санкт-Петербургта яшәүчеләр Kia Rio һәм Kia Sportage маркаларына өстенлек биргән.


Фикер өстәү