22 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Третьяков галереясе

1856 елның 22 маенда Россия эшмәкәре Павел Третьяков үз коллекциясе өчен Шильдерның «Искушение» һәм Худяковның «Финляндия контрабандистлары белән бәрелеш» картиналарын сатып ала. Бу көн тарихка Мәскәүдә Третьяков галереясына нигез салу датасы буларак кереп кала. Хәзерге вакытта бу галереяның коллекциясендә – 100 меңнән артык сәнгать әсәре. 1995 елда президент Указы белән галерея Россия мәдәниятенең иң кыйммәтле объектлары исәбенә кертелә.

 

КДАУ

1922 елның 22 маенда Казан университетының урман факультеты һәм Политехник институтының авыл хуҗалыгы факультеты мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институтына кушылалар. Югары уку йорты тарихы моңа кадәр өч ел элек башлана. Хәзер КДАУ эре укыту-фәнни үзәк булып тора. Аның составында – икътисад институты, механикалаштыру, техник сервис институты һәм ике факультет: агрономия, урман хуҗалыгы һәм экология. Биредә 5 меңнән артык студент укый, югары уку йорты авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 36 меңнән артык белгеч әзерләгән: агрономнар, инженерлар-механиклар, икътисадчылар, бухгалтерлар, урман эше инженерлары.

 

Беренче чемпионат

1936 елның 22 маенда футбол буенча СССРның беренче чемпионаты башлана. Сезонны Ленинградның «Динамо» һәм Мәскәүнең «Локомотив»ы башлап җибәрә. Командалар бары тик ике трибунасы булган «Динамо» стадионында очраша. Нәтиҗәдә матчта 12 меңгә якын тамашачы җыела. Бу трибуналар сыйдыра алганга караганда ике-өч тапкырга күбрәк. Җиде команда арасында җиңүче Мәскәү «Динамо»сы була.

 

Теш пастасы тюбигы

1892 елның 22 маенда инглиз дантисты Вашингтон Шеффилд теш пастасы өчен тюбик уйлап таба. Идеяны ул кургаш көпшәләрендә буяулар саклаган бер рәссамда күрә. Вашингтон көпшәләрне заманчалаштыра һәм аларны теш пастасы өчен тюбикларга әйләндерә. Ләкин дантист уйлап тапкан яңалыгына патент ала алмый, шуңа күрә аптекарь Колгейт мондый тюбикларга теш пастасын гына түгел, төрле кремнарны да салырга өйрәнә. Соңыннан Колгейт аны уйлап табу хокукына ия була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү