15 октябрь ниләр белән истә калды?

Халыкара авыл хатын-кызлары көне
БМО Генераль ассамблеясы 2007 елда билгеләгән истәлекле дата. Бу идея 1995 елда БМОның Пекинда үткәрелгән Бөтендөнья хатын-кызлар конференциясендә тәкъдим ителгән. Бүген авыл хатыннары Җир шарындагы халыкның дүрттән бер өлешен тәшкил итә һәм азык-төлек җитештерүдә, авыл хуҗалыгының тотрыклылыгын тәэмин итүдә зур роль уйный.

Халыкара ак таяк көне
Бу көн Халыкара сукырлар федерациясе инициативасы белән 1970 елда гамәлгә кертелә. Ак таяк – күрмәүче кешеләрнең халыкара символы. Аның тарихы 1921 елда Англиядә башлана. Бәхетсезлек очрагына эләгеп, күрү сәләтен югалткан яшь фотограф Джемс Бигс шәһәр буенча үзе генә йөрергә өйрәнә башлый. Тиздән ул кара таягына җәяүлеләрнең дә, машина йөртүчеләрнең дә игътибар итмәвен аңлый. Бигс аны ак төскә буярга була. Бу яңалыкны Англиядә генә түгел, Европа, Америка, Россиядә дә бик тиз күтәреп алалар.
Ак таяк – күрмәүчеләр өчен символ гына түгел, аларның «күзләре» дә. Аны шакылдатып йөрү стенага яки башка берәр әйбергә килеп бәрелмәс һәм ялгыш машиналар йөри торган юлга чыкмас өчен кирәк.
Халыкара ак таяк көнендә күрмәүче кешеләргә игътибар юнәлтү өчен төрле акцияләр үткәрелә.

Бөтендөнья кул юу көне
Бу көн БМО Балалар фонды тарафыннан гамәлгә кертелә. Кул юу – бик мөһим процесс, чөнки уч төбендә бик күп санда төрле бактерияләр һәм вируслар җыела. 2003 елда Америка галимнәре иҗтимагый урыннарда туалет бүлмәләренә кергән 4 мең кеше белән тикшерү үткәрәләр. Ир-атларның – 5, хатын-кызларның 7 проценты бөтенләй кулын юмаган. Сабынны ирләрнең – 50, хатын-кызларның 78 проценты кулланмаган. Кул юу процедурасы бары тик 6 секундка гына барган. Галимнәр әйтүенчә, тикшерүгә эләккән кешеләрнең 5 проценты гына кулларын дөрес юган. Бүгенге коронавирус пандемиясе көннәрендә әлеге процедураның аеруча мөһим икәнлеген, мөгаен, аңлату кирәкмидер дә.

Мамай курганы
51 ел элек (1967) Мамай курганында «Сталинград сугышы геройлары» һәйкәл-ансамбле ачылды.
Бу һәйкәлне төзү турында карар 1958 елда кабул ителгән. Икенче елында ук төзелә дә башлаган. Мемориаль комплексның проектын Евгений Вучетич җитәкчелегендәге скульпторлар һәм архитекторлар коллективы эшләгән.

Әлмәттән башланган юл
54 ел элек (1964) «Дуслык» нефть үткәргече гамәлгә кергән. Нефть үткәргечен төзү турындагы карар 1958 елда Прагада үткәрелгән Үзара ярдәмләшү советының X сессиясендә кабул ителгән. Аны 1960 елның декабрендә төзи башлыйлар. Үткәргеч Татарстанның Әлмәт шәһәреннән башлана. Аннан Самарадан Брянскига сузыла. Белоруссиянең Мозырь шәһәреннән ике участокка бүленә: төньяктагысы – Брест һәм Польша аша ГДРга, көньяктагысы – Украина аша Брод, Братислава, Прага, Будапештка. «Дуслык»ның озынлыгы – 4 мең 665 км. 1974 елда нефть үткәргечнең «Дуслык-2» дип аталган икенче ботагы сузыла.

Халыкара мөнәсәбәтләр
74 ел элек (1944) Мәскәүдә Халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институты оештырыла.
Бу көнне М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының халыкара факультеты мөстәкыйль төстә эшли башлый.
Югары уку йортына беренче тапкыр 200 студент кабул итәләр. Ике елдан, 1946 елны, монда укырга чит илләрдән дә килә башлыйлар. 1994 елда университет статусы алган уку йорты халыкара профильдәге белгечләр әзерләү буенча алдынгы урында тора.

Беренче фильм
110 ел элек (1908) беренче Россия фильмының премьерасы була. Тамашачылар режиссер Владимир Ромашковның «Понизовая вольница» дип аталган 7 минутлык лентасын карыйлар. Ул Степан Разин турындагы «Из-за острова на стрежень» дигән халык җыры мотивлары буенча Петербургтан ерак түгел Разлив күле буенда төшерелә. Фильмда Петербург халык йортының артистлар труппасы катнаша. Төп рольне Евгений Петров-Краевский башкара.


Фикер өстәү